Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Хәбиб Нурмагомедов «Рубин» футбол клубы курткасын киеп, күнегүләр ясаган видео куйды

31 яшьлек спортчы җиңел үлчәүдә UFC чемпионы булып тора.

Җиңел үлчәүдә UFC чемпионы булган Россия сугышчысы Хәбиб Нурмагомедов шушы көннәрдә Instagram челтәрендәге үз битендә видео куйган. Анда спортчының «Рубин» футбол клубы эмблемасы булган куртка киеп, тауларда күнегүләр ясаганы күренә.

«Биш яшьтән мин бу тауга йөгерәм, шулкадәр вакыт узды, бөтен тормыш диярлек», — дип язган Хәбиб Нурмагомедов.

 

Хәбиб Нурмагомедовка Казанның «Рубин» футбол клубы курткасын Дагыстан футболчысы 16 яшьлек Алекс Раджабов бүләк иткән булыра мөмкин. Яшь спортчы быел «Рубин» яшьләр командасы өчен уйный. Хәбиб Нурмогамедовның икетуган абыйсы Умар Нурмагомедов та «Рубин» футбол клубы логотибы булган куртка кигән иде.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев