Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

"Манзара" спорт-музыкаль тамашасындагы иң олы яшьтәге көрәшчегә 50 яшь

Көрәш бәйгесендәге иң яшь көрәшче белән иң олы яшьтәге көрәшче арасында яшь аермасы 32 ел.

Бүген Казан циркында уза торган "Манзара" спорт-музыка премиясен тапшыру тантанасындагы көрәш бәйгесендә катнашкан иң өлкән спортчы - Тукай районы батыры Тәнзил Хәмәдиевкә 50 яшь. Биредә Сабан туе батырлары, чит ил спортчылары, көрәшнең башка төрләре буенча дөнья чемпионнары - барлыгы 28 көрәшче бил алыша.

"Быел беренече тапкыр Тукай районы батыры булдым. "Манзара" - иң югары нокта бит инде ул. Шуңа 50 яшьтә дә көрәшәсе килде. Яшьләр белән дә алышып була. Үзеңне һәрчак формада тотар өчен гел шөгыльләнергә кирәк. Сәламәтлек какшамаса, алга таба да көрәшергә уйлыйм әле", - ди ул.

Тәнзил Хәмәдиев финалга чыга алмады. Аны Азнакай батыры 24 яшьлек Айнур Сыртаев җиңеп чыкты. 

"Манзара"ның иң яшь көрәшчесе – Спас районы батыры Раил Сәгыйровка 18 яшь, үлчәү авырлыгы – 100 кг. Аңа көндәш булып дөнья кубогы иясе Булат Мусин туры килде. Нәтиҗәдә, Булат Мусин Раил Сәгыйровны 7:0 исәбе белән җиңде.

"Тәҗрибәле көрәшчеләр белән көрәшергә туры килә. Тик ул гына куркытмый. Әзерләнгәндә дә шундыйлар белән көрәшәбез бит. Тик келәмдә яшь аермасы бары сизелә. Көч белән дә алалар, тәҗрибә белән дә. Манзарага чакыру килгәч, шунда ук риза булдым. Икеләнеп тә тормадым", - ди Раил Сәгыйров.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X