Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Муса Җәлил истәлегенә уздырылган көрәш турнирының җиңүчеләре билгеле булды

Өч чемпион – Биектау районыннан.

Биектау районында “Ватаным Татарстан” газетасының герой шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә көрәш турнирының җиңүчеләре билгеле булды. Ун авырлык үлчәвендә барган бәйгедә Биектау районының 3 көрәшчесе җиңүче булды.

Келәм хуҗаларыннан Нәфис Миңнебаев (60 килограмм), Ранис Галимуллин (75 килограмм) һәм Раил Нургалиев (100 килограмм) үз авырлык үлчәүләрендә батыр калды. Шунысы игътибарга лаек: Ранис белән Раил – Теләче көрәшчеләре. Эш урыны белән бәйле рәвештә алар тәүге тапкыр Биектау данын яклап чыгыш ясады.

Турнир по корэш памяти М. Джалиля

55 нче мәртәбә уздырылган турнирның калган чемпионнары – Искәндәр Мортазин (65 килограмм, Әлмәт), Ислам Фәләхов (70 килограмм, Алабуга), Ренас Кәлимуллин (80 килограмм, Зәй), Ильмир Төхвәтуллин (85 килограмм, Яңа Савин), Булат Мусин (90 килограмм, Яңа Савин), Муса Галләмов (130 килограмм, Теләче) һәм Сергей Павлик (130 килограммнан югары авырлык, Зәй).

Әлеге турнирда 49 командадан 399 көрәшче бил алышты. 

Фото: Александр Эшкинин

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев