Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Пенсиягә чыккач – дөнья чемпионы!

Әхмәт абый Сираҗиев - ветераннар ара­сында чаңгы буенча – 17, йөгерү буенча 12 тапкыр дөнья чемпионы. Тормыш кыйммәтләре, яшәү рәвеше белән дә уникаль кеше!

 «Миңа туксан гына бит әле», – ди Әхмәт абый, моның һич гайре табигый нәрсә түгеллегенә ишарә итеп. Аның киләчәккә планнары бихисап… Ул әле һаман да күзлексез укый, гәүдәгесен егетләрчә төз тота, бик яхшы хәтере, зиһене белән чын-чынлап мактана ала.

«СПОРТ ТҮГЕЛ, Ә ЯШӘҮ РӘВЕШЕ!»

– Кая барсам да бер сорауны бирәләр: «Спорт белән кайчан шө­гыльләнә башладыгыз?» Хәзерге заман күзлегеннән чыгып кара­ганда, сорау дөрестер, бәхәсләш­мим. Әмма без үскәндә спорт белән махсус шөгыльләнү түгел, ул хакта уйлау да юк иде. Гәрчә үземне бел­гәннән бирле йөгерсәм дә, чаңгыда шусам да. Әмма бу «спорт белән шөгыльләнү» дип аталмады, яшәү рәвешебез, гадәти тормышы­быз иде. Җиде ел сигез чакрым ераклыктагы күрше авылга йөреп укыдык. Кышын чаңгы белән бара­быз, яз, көз җәяү элдертәбез. Безнең өчен иртәнге, кичке тренировка булган инде ул.

1-5

Тумышым белән Яшел Үзән районының Карашәм авылыннан мин. Туган авылда дүрт класс укыганнан соң, безне күрше Панау авылының башлан­гыч мәктәбенә җибәрделәр. Анда янә дүртенчедә укыдык – рус телендә. Бишенче сыйныфка Рус Әҗиле мәктәбенә барырга кирәк иде. Русча бер авыз сүз бел­мибез бит… Әти-әниләр, русча өйрәнсеннәр дип, башта Панау мәктәбенә җибәрде. Беренче мәлгә рус малайлары безне кабул итмәде, көлү, мыскыллау, сугышулар, ди­сеңме… Карашәмнән дүртенчегә алты малай килгән идек, бер айдан соң Бәхтияр Зарипов белән икәү генә калдык. Калганнар мәктәп­не ташлады. Без исә бирешмәдек, кирәк чакта каршы тора алдык. Тик мондый мөнәсәбәт озак бар­мады – кышка кергәнче үк инде, Панау малайлары белән дуслашып, күңелле яши башладык. Әле бер йортта кунып та кала идек. Бер ел дигәндә русча язарга, укырга, яхшы­мы, начармы – сөйләшергә дә өй­рәндек. Рус Әҗиленә килгәч тә Па­нау башлангыч мәктәбендә бергә укыган шул классташлар безне яклап чыкты. Рус Әҗилендә дә рус малайларының, «татарин» дип, кире кагулары баштагы мәлләрдә булды. Тик соңрак милләтләргә аерулар бетте, әле аларны да татарчага өй­рәттек. Мәктәпне тәмамлагач та, аралашып яшәдек.

ИҢ КАДЕРЛЕ БҮЛӘК!

– Дөньякүләм ярышларда җиңү яулагач, ни өчендер күпләр мине бай кеше дип уйлый. Очрашулар­ның берсендә: «Пенсиягә өстәмә түләү күпме аласыз?» – дип сора­дылар миннән. «Бер тиен дә ал­мыйм», – дигәч, гаҗәпләнде әң­гәмәдәшем. Әйе, мәскәүләр чемпи­он булган ветеран спортчыларына ай саен өстәмә акча түли. Миңа: «Сез Татарстан Республикасыннан, алардан сорагыз», – диделәр. Ә Ка­занда исә: «Дөнья ареналарында Россия данын яклыйсың, мәскәүләр түләсен», – диделәр. Менә шулай итеп, ярышларда катнашкан өчен бөтен бүләк – дистәләгән медальләр. Аларны барысын бергә җыйсаң, авырлыгы ун килога җыеладыр. Хәер, мин ярышларда акча өчен катнашмыйм. Шулай да күңелдә мондый гаделсезлеккә карата азрак үпкә бар инде, юк түгел…

1-8

Җиңүләр күп булды. Ләкин хә­тергә мәңгегә уелып калганы бары бер генә, дөресрәге, аның бүләге. Сугыштан соңгы еллар. Без, мәктәп балаларын, Казанга чаңгы ярышына алып килделәр. Биш чакрым ераклыктагы араны җәлт кенә узып килдем. Һәм бүләккә йон кофта бирделәр. Мин башта аңламый тордым: бәлки, ялгышканнардыр? Шундый затлы бүләкне миңа, гади авыл баласына, бирерләрме икән? Алма, помидордан кала, башка бүләкләр дә була дип белмәгән балалар бит без! (Карашәмдә, өл­кәннәр, еш кына авыл балаларын ярыштыра иде. Беренче килүчегә бүләккә – өч алма, икенче килгән кешегә – икене, өченче урынга бер алма бирәләр). Мин тиз генә кәгазьгә төрелгән кофтамны куен­га кыстырдым да йөгердем тимер юл вокзалына. Кеше‑кара күргән­че ярыш булган урыннан таярга кирәк! Йә кире тартып алырлар! Товар поездына утырып, Албаба станциясенә кадәр кайттым. Теге кофтаны чыгармадым. Өйгә кайтканчы ул кадерле бүләк тәнемне кытыклап, җылытып торды. Әй­терсең, әниемнең мичтән чыккан кайнар икмәге (анысы да тан­сык). Бүләккә бирелгән кофтаны бик озак еллар кидем. Тәнне генә түгел, җанны да җылыта иде ул. Ә, әле тагын шунысы кызык: Казан­нан чаңгы ярышыннан кайткач, мине Яшел Үзән районының Хәр­би комиссариатына чакырттылар. «Ничәнче урын алдың?» – диләр. Ә мин нәрсә әйтергә дә белмим, чөнки йон кофтаны кулга тот­тыргач, урын турында сорарга да онытканмын. Урын кайгысымы ул чакта…

ТЫЛСЫМЛЫ ГАРМУН

– Бөек Ватан сугышы башланган­да миңа унөч яшь иде. Әтине, инде олы яшьтә булганлыктан, сугышка алмадылар. Безнең гаиләгә сорау аеруча зур: эш кушып кына тора­лар. Иртәнге дүрттә торып, колхоз кырына чыгып китәсең, кар яу­ганчы кайту юк… Ул чорда төп көч үсмер балалар белән хатын-кызлар иде шул.

1-7

Көз көне авылда бер гадәт бар: урып‑җыю беткәч, өй түбәләренә яңа салам түшиләр. Аннары яз җит­кәч, ул саламны алып сыерларга ашаталар. Күтәремгә калган сыерларны ачтан үтермәскә кирәк. Йорттан-йортка шулай салам түшәп йөрибез. Мин өй түбәсенә менәм дә саламны алып торам, зурраклар астан бирә. Шулай салам түшәп йөр­гәндә күзем зур булмаган гармун­га төште. Хуҗабикә Саҗидә апага өстән кычкырам:

– Гармун таптым, гармун!

– Ярар, үзеңә ал. Кәрим абыеңны­кы ул. Сугыш кайчан бетә дә, ул кайчан кайта бит әле. Әгәр кайтса… Әнә, Әкрамның үле хәбәре килгән… Гармун кайгысы түгел әле монда!

Миңа шул сүз җитә калды: са­ламны түшәп бетерүгә, өйгә эл­дерттем! Зурлар басудан кайтып җиткәнче, уен коралын яшереп куярга кирәк. Әти белән әни күрсә: «Каян алдың? Бу ни?» – дип апты­ратып бетерерләр.

Шуннан башланды: өйдән кеше чыгып киткәнне көтәм дә кулга гармун алам. Уйныйсы килү теләге шулкадәр көчле! Алай басам, бо­лай… Берсендә әни ишеткән:

– Ярар, улым, өйрән. Гел елап кына утырырга димәгән, уйна…

Тик әтигә гармунда уйнавым бер генә дә ошамады:

– Утырма әле монда шың­гыр-мыңгыр, кайчан карасаң да, ку­лыңда гармун. Тапкан эш! – дип гел тирги торды. – Гармуныңны балта белән чабам, – дип тә куркытка­лады.

Тик мин үз дигәнемә барыбер ирештем: аерым татар көйләрен уй­нарга өйрәндем. Тора‑бара гармун тавышын тыңларга капка төбенә кешеләр җыела башлады. Берсендә әти эштән кайтып килә. Минем янга авылның яшь хатыннары, апалары җыелган:

– И, әле ярый Әхмәт бар. Бөтен кайгыларны оныттырып тора, – диләр.

Әти түзмәде, йомшарды. Үзе дә утырып гармун тавышын тыңлады. Аннан:

– Улым, мин сиңа яңа гармун алып бирәм әле, сугыш кына бет­сен. Абыең исән‑сау әйләнеп кайтсын, – диде.

Әти сүзендә торды. Сугыш беткәч, яңа гармунлы булдым. Абыем да су­гыштан исән әйләнеп кайтты. Әйе, бер кулын өздереп, тик үз аягында, үз акылында. Бүген дә исән, Аллага шөкер, 98 яшендә туган авылыбызда кызы тәрбиясендә яшәп ята. Ә теге Кәрим абыйдан калган гар­мунда авылның бик күп бала-ча­гасын уйнарга өйрәттем. Җиңел, тылсымлы гармун булды ул. Кәрим абый сугыштан исән‑имин кайтты, уен коралын яңадан сорамады ул. Күрәсең, гармун барча авыл баласы­ның юанычы икәнен аңлагандыр….

ИЛЛЕДӘ ТОРМЫШ БАШЛАНА ГЫНА…

– Профессиональ спортка шак­тый соң килдем. Дөрес, җай чыккан саен чаңгыда йөрергә, йөгерергә чыктым.

Язмыш мине дөнья буйлап шактый йөртте. Урта белем алгач, Саратов шәһәрендәге авиамеха­никлар мәктәбендә укыдым. Ан­нан шул юнәлеш буенча учили­ще тәмамладым. Һәм мине Чита шәһәренә Ил‑10 самолетында механик булып эшләргә җибәр­деләр. Шуннан Краснодар өлкәсенә киттем. Казанга 1974 елда гына әйләнеп кайттым. Инде гаиләм, буй җиткән ике кызым, хатыным бар иде. «Элекон» заводына эшкә урнаштым. Ул вакытта заводта спортның күп төрләре: чаңгы, йөзү, йөгерү бик популяр иде. Мин бары­сы белән дә шөгыльләндем. Спорт­ны ярату – канга сеңгән, кечкенәдән килә.

1-6

Ун ел мәктәптә, аннан Саратовта бергә укыган иң якын дустым, авылдашым Бәхтияр Зарипов Ка­занда яши иде. Ул да спорт белән җенләнгән, чаңгыда яхшы шуа. Мин классик стильне генә беләм.

– Әйдә, мин сине бер тренер белән таныштырам. Чаңгы спорты­ның бар нечкәлекләренә өйрәнер­сең, – диде Бәхтияр миңа шулчакта.

Шулай итеп тренер белән ирекле стильне үзләштердем. Һәм чаңгыда йөрү өчен кыш җиткәнен көтеп тора башладым. Ә һәр көн иртән йө­герүне үземә максат итеп куйдым. Спорт белән күбрәк шөгыльләнгән саен, сәламәтлегемнең яхшыра ба­руын абайлап алдым. Менә шулай илле яшемдә спортчыга әйләндем.

БЕРЕНЧЕ ҖИҢЕЛҮ, ҖИҢҮЛӘР

– Заводта эшләгәндә «спортчы» дигән кушамат тактылар. Таныш­лар, йөгерү, чаңгыда узышу буенча сәләтең зур дип, Европа, аннары дөньякүләм ярышларда катнашырга кыстый башладылар. Ул вакыт­та Татарстанда, Россия күләмендә үз яшемдәге спортчылар арасында җиңүләрем күп иде. Тәвәкәлләп, 1988 елда җиңел атлетика буенча Европа чемпионатына киттем. Италиянең Чезенатико шәһәрен­дә узды ул. Шунда 5 км һәм 10 км дистанцияләрендә чемпион бул­дым. Беренче зур җиңү! Сөендем, әлбәттә. Ә чаңгы ярышына берен­че чакыруны 1994 елда алдым. Тик Норвегиядәге старт минем өчен уңышсыз – 15нче урын белән тәмамланды. «84 кеше арасыннан 15нче урын яхшы», – дип, танышлар юаткан булды. Тик мин андый фи­кер белән килешә алмыйм. Спорт­чының максаты бары бер генә – җиңү! Булдыра алмыйсың икән, йөрмә! Менә үземә шундый таләп куйдым.

Норвегия тауларында текә бо­рылышларга игътибар иткән идем. 15нче урынга калуым да шул тау­ларга бәйле. Алымнарны белмәсәң, анда чаңгың да, аягың да сынарга мөмкин. Казанга кайткач, мин дә тауларда шуу алымын шомартырга булдым. Андый урын эзләп ерак барасы түгел – Юдино таулары менә дигән урын. Таныш спорт­чыларны да иярттем. Менә шулай бер‑ике ел шөгыльләнгәч, Герма­ниядә чаңгы буенча Дөнья чемпионатында катнашып, 2нче урынны алып кайттым. Һәм ел саен булган осталыкны арттыру өстендә эшлә­дем. Спортчы: «Ардым яки мин болай да булдырам», – дип өендә ята икән, бетте. Арбадан төшеп калды, дигән сүз.

ИРЛӘРЧӘ ЯШӘРГӘ КИРӘК!

– «Ничә яшькә кадәр Дөнья чемпионатларында катнашырга уйлыйсың?» – диләр. «Исәнлек бул­ганчы», – дип җавап бирәм. Аллаһы Тәгаләгә мең рәхмәтлемен! Исән­лек, сәләт, ихтыяр көче биргән.

1-3

Менә әле җиңел атлетика бу­енча Франциядә узачак Дөнья чемпионатына әзерләнәм. Миңа гыйнварда 90 яшь тулды, димәк, хәзер 90–95 яшьлекләр арасында көч сынашачакмын. Кызганыч, бу яшьтәге спортчылар күп түгел. Узышырга кеше булса ярый, дип тә борчылам. Хәер, барыбер йөгерергә җибәрәбез, диделәр, дистанцияне күпме вакытта узганны белү өчен. «Әле Гиннесс рекордлар китабына да керергә мөмкинлегең зур», – ди­деләр. Хәер, анысы мөһим түгел. Шул кәҗәсе дип түгел, мәзәге өчен булса гына.

Чит илләргә баргач, журналист­лар еш кына җирле телевидениегә чакыра. «Россиядә сезнең кебек кешеләр күпме?» – дип сорыйлар. «Күп», – дип җавап бирәм. Әлбәт­тә, күп түгел. Аллаһы Тәгалә бүләк иткән сәләт бер булса, үз өстеңдә эшләү икенче зур әйбер. Тор­мышта бернәрсә дә җиңел генә, юкка гына бирелми. Мин һәр көнне иртәнге дүрттә торам. Яңгырмы, кармы – иртәнге биштә «Тасма» спорт мәйданына чыгып китәм. Биш чакрым йөгерәм. Җиденче яртыда кайтам да хатыным Саниягә иртәнге аш әзерлим. (Ул өч елга якын урын өстендә ята). Кайвакыт Сания: «Син ир кеше, мине карап арыйсыңдыр», – ди. Чын күңелдән әйтәм – бер генә дә авырсынмыйм. Утыз ел хатыным мине тәрбияләп, ир итеп кадерләп яшәде. Нәрсә, авырый башлагач, ул артыкка әй­ләнсенме?! Бу бит ирләрчә булмый…

P.S. Әхмәт абый Сираҗиев Казанның Коләхмәтов урамында кечкенә генә бер бүлмәле фатирда яши. Легендар спортчының бердәнбер зур хыялы – иркенрәк фатирга күчү. Югыйсә кысан фатирга бер ке­шене кунакка да чакыра алмый. «90 яшьлек юбилеема Россиянең төрле шәһәрләрендә яшәүче дусларым килгәч, бик кыенсындым. Ни йоклатырга урын юк. Өстәвенә, хатын да урын өстендә…» – диде. Тыйнак кеше шул Әхмәт абый. Югыйсә дөнья күләмендә шундый зур җиңүләргә ирешкән спортчы әллә кайчан торак шартларын яхшырткан булыр иде. Шулай да әле соң түгел. Үзе әйтмешли: «Аңа 90 яшь кенә әле». Редакциябезгә 100 яше тулгач та килергә вәгъдә бирде. Бирсен Ходай! Тормышка позитив карашлы, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы бу шәхес барыбызга да үрнәк. Андыйлар турында: «Рәхәт кеше», – диләр. Әхмәт абыйдан бик җылы бер нур агыла. Ә яңа фатирга килгәндә, бик нык ышанасы килә: киләсе юбилеена кадәр легендар спортчы иркен фатирга күченер…

 

1-1

 

17 ТАПКЫР ЧАҢГЫ ЯРЫШЛАРЫ БУЕНЧА ДӨНЬЯ ЧЕМПИОНЫ:

2004 ел – Норвегия, Лиллехаммер шәһәре – 10, 15, 20 км дистанцияләрдә;

2005 ел – Россия, Красногорск шәһәре – 10, 15, 20 км дистанцияләрдә;

2009 ел – Франция, Отрон шәһәре – 5, 10 км дистанцияләрдә;

2010 ел – Швеция, Фалун шәһәре – 5, 10 км дистанцияләрдә;

2011 ел – Канада, Ванкувер шәһәре – 5 һәм 15 км дистанцияләрдә;

2011 ел – Австрия, Мариацель шәһәре –15, 20 км дистанцияләрдә;

2014 ел – Австрия, Пиллерзесталь шәһәре – 5, 10, 15 км дистанцияләрдә.

 

12 ТАПКЫР ҖИҢЕЛ АТЛЕТИКА БУЕНЧА ДӨНЬЯ ЧЕМПИОНЫ::

1999 ел – Бөекбритания, Гейтхед шәһәре – 5000 м, 10000 м, 8 км (кросс) дистанцияләрдә;

2005 ел – Испания, Сан-Себастьян шәһәре – 10000 м, 8 км (кросс) дистанцияләрдә;

2008 ел – Франция, Клермонт шәһәре – 800 м, 1500 м, 3000 м һәм 8 км (кросс) дистанцияләрдә;

2014 ел – Венгрия, Будапешт шәһәре – 1500 м, 3000 м һәм 8 км (кросс) дистанцияләрдә.

Фото: http://protatarstan.ru

http://protatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев