Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов Александр Овечкинны Стэнли Кубогы оту белән тәбрикләде

Татарстан Президенты Овечкинны үзенең дусты дип атаган һәм Instagram аккаунтында хоккейчының Стэнли Кубогын тотып төшкән фотосын урнаштырган.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия хоккейчысы Александр Овечкинны Стэнли Кубогына ия булуы белән котлагаан. Үзенең котлауларын ул Instagram аккаунтында урнаштырган.

“Минем дустым Овечкин Стэнли Кубогын отты! Лаеклы трофеең белән котлыйм @aleksandrovechkinofficial!”, - дип язган Рөстәм Миңнеханов һәм Овечкинның кубок тотып төшкән фотосын куйган. Россия һөҗүмчесен җиңүе белән Рөстәм Миңнеханов аккаунтының күпсанлы язылучылары да тәбрикләде – хәзерге вакытта пост астында берничә дистә котлау сүзләре язылган.

  • Россия гражданы чыгыш ясаган “Вашингтон Кэпитал” клубы үз тарихында беренче тапкыр Стэнли кубогы иясе булды. НХЛның плей-офф финалы сериясенең бишенче матчында ул “Вегас Голден Найтс”ны 4:3 исәбе белән җиңә. Команда Капитаны Александр Овечкин исәбенә бер шайба өстәлә, ә икенче россияле – һөҗүмче Евгений Кузнецов нәтиҗәле тапшыру буенча аерылып тора. Моннан тыш, Александр Овечкин НХЛ плей-оффында иң кыйммәле уенчы дип танылды.

Фото: инстаграм

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев