Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Сабада “Әти-әни, мин – спорт гаиләсе” конкурсының финалы үтте [фоторепортаж]

Балалар да әти-әниләреннән калышмаска тырышты ул көнне.

Хәтта кайберләре аларны да уздырды әле. Әтиләре аткан туп баскетбол кәрҗиненнән ераккарак - түшәмгә үк менеп киткәндә ул-кызларыныкы бер ыргытуда тиешле урынга төште. Әти-әниләр балалары белән горурланып иңнәреннән сөеп алды.

"Балкыш" социаль ярдәм күрсәтү үзәге оештырган "Әти-әни, мин - спорт гаиләсе" чарасы әнә шундый - гаиләдәгеләрнең бер-берсе белән горурлана торган бәйрәменә әйләнде. Алты зонада - авыл җирлекләрендә барган ярышларда җиңүчеләр 13 декабрьдә Саба спорт комплексына финал уеннарына җыелды. Анда Шекше, Шәмәрдән, Тимершык, Саба, Сатыш, Нырты, Мишә, Мичән, Кибәче, Явлаштау авыл җирлекләреннән килгән унбер гаилә катнашты. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев тәбрикләде.

- Әлеге чараның максаты сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, күп балалы һәм физик мөмкинлекләре чикле балалары булган гаиләләрне берләштерү, - ди "Гаилә спартакиадасы" проекты җитәкчесе Илсөяр Закирова. Проект эше бер ел элек республиканың Министрлар Кабинетына җибәрелгән. Эш уңышлы узганнан соң, проект грантка ия булган. Шул грант нигезендә "Әти-әни, мин - спорт гаиләсе" оештырылган. Чарада волонтерлар да актив катнашты.

Традиция буенча, иң элек командалар үзләре белән таныштырды. Уен барышында гаиләләр үзләренең көчләрен күптөрле спорт ярышларында сынадылар, җитез, дус, тату булуларын күрсәттеләр. Катнашучыларның ракетка өстендә шар сикертеп бадминтон уйнаганына яки гаилә белән кыршау эчендә йөгерүләренә карап, аның финишка тизрәк барып җитүен теләп, көч биреп утырасың. Иң тиз әти, иң җитез әни, йә булмаса иң өлгер команда булып калу өчен кызу көрәш барды.

Ярышларны кызыксынып күзәттек. Явлаштаудан Нәзирә Багутова берьюлы ике туганы өчен көч бирде. Бер сеңлесе гаиләсе белән Явлаштаудан килсә, икенчесе - Нырты авылыннан. Апалары һәркайсының да җиңүче булуын тели икән.

- Әле Шекшедән Хөсәеновларга да көч биреп торам. Күрше авыл бит, аларны да артка калдырасы килми, - ди ул.

Һәр ярышның да соңы була, ярышучыларның да җиңүчесе табыла. Сабабаштан килгән Әхмәтвәлиевлар иң күп балл җыеп барлык биремнәрне уңышлы үтте һәм беренчелеккә чыктылар.

-Мин үзем улыбыз авырткач, өйдә торам, әтиебез "Арча тәрәзәләре"ндә эшли. Җиңәрбез дигән уйда килмәдек. Бернинди әзерлексез чыктык, бәхет эше генә булгандыр, - ди Ләйсән Әхмәтвәлиева. Ә күп балалылар арасында Шекшедән Рузия һәм Илнар Хөсәеновлар беренчелекне алды.

Соңыннан призлы урыннар алучыларга истәлек бүләкләре тапшырылды, башка командалар да буш кул белән кайтып китмәде. Тамашачыларның аз булуы гына бераз күңелсезләндерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев