Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Стендлы ату буенча “Татарстан Республикасы кубогының 2нче этабы”

27-28 мартта Татарстанның Югары Ослан районының «Свияга» ату үзәгендә стендлы ату буенча “Татарстан Республикасы кубогының 2 нче этабы” булып узды. Ярышларда Казан, Тәтеш, Байлар Сабасыннан килгән спортчылар (“Сабантуй”спорт мәктәбе), шул исәптән стендка ату буенча Россияның юниорлар һәм төп җыелма командалары составында торучы спортсменнар катнашты.

"Хатын-кызлар" категориясендә Батыршина Зилә җиңүче булды. «Юниорлар» категориясендә Садыйков Салават икенче урынга лаек булды (тренерлары Алексеев Юрий Владимирович). Спортчыларны ярышларда уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар теләп калабыз.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев