Татарстан спортчысы Нияз Билалов Германиядә “бронза” яулады
Дюссельдорф шәһәрендә дзюдо буенча “Зур шлем” ярышларында дөньядагы 65 илдән килгән 500 спортчы катнашты.
Татарстан һәм Россия җыелма командасы спортчысы, Чаллы егете Нияз Билалов дзюдо буенча Германиядә узган турнирда өченче урынны яулады. Бу турыда Татарстан Дзюдо федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дюссельдорф шәһәрендә “Зур шлем” ярышларында дөньядагы 65 илдән килгән 500 спортчы катнашты. Ярышны карарга 14 мең кеше килгән иде.
Билалов 100 кг кадәр авырлыкта чыгыш ясады. Беренче урынны Грузия спортчысы Варлам Липартелиани, икенче урынны Ирландиядән Бенджамин Флетчер алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев