Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

УКЫТУЧЫЛАР БАДМИНТОН УЙНАДЫ

17 ноябрьдә Саба спорткомплексында мәгариф хез­мәт­кәрләре арасында бадминтон буенча ярыш үткәрелде.

Барлыгы 100 хезмәткәр катнашкан бәйгене мәгариф бүлеге җитәкчесе И.Шакиров ачты, катнашучыларга уңышлар теләде. Көн азагына ярышның җиңүчеләре дә билгеле булды. Ир-атлар арасында Кызыл Мишә төп мәктәбе укытучысы И.Гәрәев, хатын-кызлар арасында Иштуганнан М.Дружкова җиңү яулады. Бадминтон түгәрәге җитәкчеләре арасында Олы Кибәче мәктәбеннән Р.Мөбарәкҗанов, Завод-Ныртыдан Г.Зарипова, директорлар арасында Явлаштаудан З.Гыйбадуллин һәм Кызыл-Мишәдән Д.Нуриева беренчелекне алды. Җиңүчеләргә грамота һәм акчалата бүләк тапшырылды. Олы Кибәче урта мәктәбенә Күчмә кубок бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев