Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

ЯУЛЫЙСЫ ҮРЛӘРЕ АЛДА

Кырымдагы «Артек» Халыкара балалар үзәгендә 11-15 яшьлек мәктәп укучылары арасында 18 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр узган III «Хезмәткә һәм оборонага әзер бул» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт фестивалендә Россия Федерациясенең 85 субъектыннан яшь спортчылар катнашты.

Татарстанның  җыелма командасы составында Саба гимназиясенең 8нче сыйныф укучысы Ләйсән Борһанова (фотода уңда) да  бар  иде. Биредә өч атна дәвамында фестивальгә җыйналган 660 укучы спортта гына түгел, иҗадый осталыкта һәм белемлелектә көч сынашты.  Фестивальнең беренче атнасында  ГТО буенча төрле ярышлар – йөзү,  ераклыкка сикерү,  пневматик мылтыктан ату, җирдән гәүдәне күтәрү, пресс һәм башка төрле спорт бәйгеләре узса, калган ике атна вакыт төрле иҗадый остаханәләр, данлыклы  «Артек» лагеренда ял күңелле экскурсияләргә багышланды.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев