Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

АЛТЫННАРГА ТИҢ ГОМЕР

Районыбызда Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан күп кенә матур чаралар үткәрелә.

Илле ел бергә гомер итеп,алтын туйларын билгеләп үтүче парларны зур залларда хөрмәтләү исә 12 ел инде бәйрәмнең иң дулкынландыргыч тантанасы булып кала.

Быел әлеге тематик кичә "Алтыннарга тиңләшердәй гомер" дигән исем астында уз­ды. Сабаның спорткомплексына бергә яшәүнең 50нче көзен каршылаган 45 пар чакырылган иде. Иң элек ЗАГС бүлеге мөдире А.Шәйхетдинова тантаналы шартларда 50 ел тигезлектә гомер кичергән парларның "алтын" никахларын тер­кәде.

Юбилярларны алтын никахлары, Халыка­ра өлкәннәр көне белән Са­ба муниципаль районы башлыгы Рәис Миң­неханов тәбрикләде. "Дө­рестән дә, Өлкәннәр көне - зур тантана, сезнең тырышлыгыгыз аркасында хезмәт итәбез. Сез авыр шартларда тормыш баш­­ла­дыгыз, балалар үс­тер­дегез, игелекле хез­мәт иттегез. Илле ел бер­гә тату, матур гомер итә алу - зур мәртәбә, олы куаныч. Шуның матур җимешләрен без бүген дә күрәбез. Сезгә исәнлек-саулык,тазалык-байлык, киләчәктә дә сез­­нең белән горур­ла­нып, фидакарь хез­мәтегезне зурлап яшәр­гә язсын иде. Рәхмәт сезгә", - дип изге теләкләрен җиткерде.

Ә алып баручылар кичә­не Иске Икшермә авылыннан инде 62 ел бергә матур гомер кичергән Гөлбикә һәм Нурислам Фәрхуллиннарны котлаудан башладылар. Алар ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр, биш оныклары бар. Алар икесе дә шифаханәдә эшләп лаек­лы ялга чыкканнар. Нурислам абый - сугыш ветераны. Хәзер дә мал-туар, кош-корт асрап, бәрәңге-яшелчә үс­тереп, оныкларына ярдәм итеп яшиләр. Фәрхуллиннарны кичәгә алтын парларыбызның бер­-беренә булган мә­хәббәтләре буыннан буынга күчеп, матур дәвам итсен, гаиләләребез нык булсын, яшьләребез өл­кәннәрдән үрнәк алып бәхетле гомер ки­черсеннәр дигән теләк бе­лән чакырганнар. Гөл­бикә апа һәм Нурислам абый 30 сентябрьдә генә яшьлек туйларын уздырган парлар Диләрә һәм Альберт Миникаевларга күңел түрендәге иң изге теләкләрен җит­керделәр. Ветеран аларның бәхетле бу­луларын теләп, изге Коръән китабы тапшырды. Гөлбикә апа хәзерге тормышны үзләренең яшь вакытларына туры килгән чор белән чагыштырганда оҗмахка тиңләде, аның кадерен белеп яшәргә, игелекле балалар үстерергә чакырды.

Кичәдә алтын парларның иң күркәм сыйфатлары, катлаулы да, соклангыч та булган тормыш юллары турында сөйләнде, ихтирам-хөрмәт хис­лә­ре җиткерелде. Алар­ның күбесен бер­ләштергән уртак сый­фатның берсе - күп балалы гаилә булып танылу. Шу­шы 45 пар 160 балага гомер биргән. Әй­тик, Олы Кибәчедән Кә­нифә һәм Мәхмүт Мөбә­ракҗановлар, Маһ­руй­бикә һәм Гаязетдин Шә­­­фыйковлар, Илә­­бәр­дән Фәния һәм Касыймулла Гарифуллин­нар - 6, Керәннедән Гәүһәрия һәм Раиф Миңнебаевлар, Түбән Өч­нараттан Таһирә һәм Габделәхәт Мортазиннар, Кече Кибә­чедән Фа­кихә һәм Зәкиҗан Му­синнар, Кәримә һәм Шәм­севәли Шәвәлиевлар, Сабадан Рәшидә һәм Илгиз Хәйруллиннар 5 бала тәрбияләп үстергәннәр.Бүгенге яшь гаилә­ләр шундыйлар үрнәгендә балалар чыр-чуыннан шаулап торса, авыллар да яшәячәк, бакча-мәктәпләр дә сакланып калачак. Рәис Нургали улы да үзенең котлау сүзендә яшь пар Миникаевларга, уенын-чынын бергә кушып, ун балага әти-әни булырга йөкләмә бирде.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Ф.Мәүлетов.

Н.Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев