Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бөек Җиңү бәйрәме белән!

Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, райондашларыбыз!

Җиребезгә кабат бөтенхалык бәйрәме килде - танатаналы шартларда 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгын билгеләп үтәбез. Безнең өчен Җиңү көненнән дә истәлеклерәк дата, әһәмиятлерәк вакыйга, югарырак тантана юк. 9 Май илебезнең, совет халкының, армиянең фашизмны юк итүен бөтен дөньяга искәртә. Сугыш ветераннары, тыл батырлары 1945 елның 9 маен - бәхетле һәм онытылмас Җиңү көнен бүгенгедәй хәтерли. Ул көнне башкалабыз Мәскәү мең орудиедән 30 залп белән бөтен дөньяга Җиңү турында белдерде.

Күз яшьләре белән килгән бу Бөек бәйрәм батырлык һәм кыюлыкны, ныклык һәм ышанычны, якыннарыңны югалту кайгысын үз эченә ала. Бу көнне якынайтып районыбыздан яуга киткән ир-егетләр дә дошманга каршы һөҗүмгә күтәрелде, утлы сугышчан юллар үтте, аналар, хатын-кызлар, балалар тылда тырышып эшләде. Бүген, дистә еллар узгач та, без аларның каһарманлыгы алдында тирән ихтирам белән баш иябез. Аларның исемнәре халык күңелендә мәңгегә калды.

9 Май - безнең илебез тарихында һәм һәр гаилә өчен онытылмас көн. Бу бөтенхалык бәйрәме Ватан азатлыгы өчен көрәшкән, илне торгызган җиңүчеләр батырлыгы белән тыгыз бәйләнгән. Аларның батырлыгы һәм чыдамлылыгы, максатларга һәм югары идеалларга тугрылыгы безнең өчен һәрвакыт Ватанга чын мәхәббәт, аның язмышына битараф булмау, киләчәк буын өчен җаваплылылык үрнәге булачак.

Ни кызганыч, еллар узган саен ветераннарыбызның сафы да сирәгәя бара. Илебез һәм республикабыз җитәкчелеге Бөек Җиңү китергән ветераннарыбызның бүгенге тормышын җиңеләйтү өчен күп чараларны тормышка ашыра, лаеклы яшәү шартлары тудырырга тырыша. Шулай да ветераннарыбыз алдындагы бурычыбыз әле һаман түләнеп бетмәде. Хәзерге буын Бөек Җиңү көнен якынайткан ватандашларын һичкайчан онытмаска, һәлак булганнарны данга күмәргә, исәннәр турында һәрчак кайгыртырга бурычлы.

Кадерле сугыш һәм тыл ветераннары! Хөрмәтле сабалылар һәм районыбыз кунаклары! Инде күпме кайгы-хәсрәт кичергән җиребезгә бүтән беркайчан да сугыш афәте килмәсен дип телик. Балаларыбыз һәм оныкларыбыз сугышның үзәк өзгеч фаҗигасен беркайчан да белмәсен, ә аналарыбыз, хатыннарыбыз, кызларыбыз, апа-сеңелләребез беркайчан да күз яшьләрен түкмәсен иде! Сезнең һәркайсыгызга саулык, сәламәтлек, иминлек, гаиләләрегезгә, җиребезгә тынычлык телибез.

Бөек бәйрәм белән Сезне хөрмәтле райондашлар!

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев