Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Белем бәйрәме белән

Хөрмәтле укытучылар, ата-аналар, кадерле укучылар, ветеран педагоглар!

1 сентябрь - һәр гаилә өчен якын һәм кадерле. Ул безнең күңелләрдә онытылмас хатирәләр калдыра һәм гомер буе озата бара. Чөнки без һәммәбез дә кайчандыр тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергәнбез, зур тормышка шуннан аяк басканбыз. Укытучылар өчен дә тынгысыз көннәр башлана. Алар укучыларның сәләтен һәм талантын үстереп, тормышта кирәк булачак кыйммәтле һәм файдалы гыйлем биреп, илебезнең киләчәген җитәкләрдәй көчле шәхесләр тәрбияләүдә зур тырышлык куялар.

Яңа уку елында укучыларга зур уңышлар, яңа казанышлар, яхшы билгеләр, ышанычлы дуслар, күңелле мәктәп тормышы телибез. Ә укытучыларга, ата-аналарга түземлелек, сабырлык, ныклы ихтыяр көче, энергия һәм сәламәтлек юлдаш булсын. Хәерле сәгатьтә! Имин еллар, якты юллар сезгә.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев