Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бер хуҗалыкка – ике чүплек

Районда 1 апрельдән игълан ителгән санитария-экология икеайлыгы тәмамланып килә.

Бу чорда оешма-предприятиеләр биләмәләрен, ферма яннарын, шәхси хуҗалыкларның капка төпләрен чүп-чардан арындыруны күздә тоткан күпмедер эш башкарылды, билгеле. Аунап яткан кәгазьдер, пластик шешәдер ишеләрдән арынгач, урамнар, жәмәгать урыннары, юл читләре чистарып калгандай булды. Әмма нык күзгә ташланып торган урыннарның гына тәртипкә китерелүе беркемгә дә сер түгел. Кайбер торак пунктлардан чыгып китеп, ерганаклар, басу юллары буйлап бара башласаң, хәйран калырлык күренешкә юлыгасың. Ни өчендер табигатьнең уртак йортыбыз икәнлеге онытыла, үз тирәлегебез җыештырылгач, эш беткәнгә санала. Әйләнә-тирә мохитне пычратканны күрмиләр дип уйламагыз, җәмәгать. Рөхсәт ителмәгән чүплекләр чисталыкны һавадан күзәтеп йөрүче экологларга аеруча яхшы күзгә ташлана.

Табигатьне Түбән Шытсу авыл җирлеге биләмәсендә дә тарсынмыйча пычраталар икән. Өченчекөн үткәрелгән рейд моны ачык күрсәтте. Түбән Шытсу авылын узып үргә күтәрелгәч тә, басуда барлыкка килгән санкцияләнмәгән чүплек, һаман киңәя барып, елдан-ел зуррак мәйдан яулый. Хәзер табигатьнең "үлеп баручы" кадерсезләнгән урыны күрер күзгә өч гектар чамасы тәшкил китә, бернигә яраксыз җир кишәрлеге һаман арта. Бирегә чүп барыннан да күбрәк "Шытсу" авыл хуҗалыгы предприятиесе" җәмгыятеннән чыгарыла. Иске шифер, калдыклары, агач-такта, саву аппаратлары детальләре, ремонт остаханәсен җыештырганнан соң чыккан чүп-чар, тирес - барысын да бирегә китереп аударганнар. Хуҗалык ашханәсеннән төялгән чүпне исә арбасы белән генә калдырып киткәннәр. Картон, пластик шешә, тара ише әйберләр кибет чүбен дә бирегә китерүләре турында сөйли. "Бу чүплекне бетерү турында өч елдан бирле сүз алып барабыз. Халыкка, учреждениеләргә чүп чыгармаска дигән язулар таратабыз. Ә чүплек киңәя генә генә бара. Нинди чара күрергә белгән юк. Яндырып кына бераз күздән югалтсаң

инде",- диде авыл җирлеге башлыгы К.Дәүләтгәрәева.

(Дәвамын газетадан укый аласыз).

Ф.Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев