Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гыйнвар субсидияләр арткан ай

Халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү максатында аерым категория гражданнарга каралган дәүләт пособиеләренең, субси­дия­ләрнең һәр кален­дарь ел башында ин­дек­сацияләнүе зарури күренеш.

Бу яшәү минимумының күтәрелә баруы белән дә бәйле. 2012 елдагы индексацияләү электр һәм газ өчен түләүләрнең ел башыннан үзгәрешсез калуы шартларында үткәрелүе белән үзенчәлекле. Федераль закон кысаларындагы үзгәрешләр балалары булган гаи­ләләргә кагыла. "2012 елга һәм 2013-2014 елларның план чорына федераль бюджет турында"гы Федераль закон нигезендә балалары булган гражданнарга дәүләт пособиеләрен индексацияләү 1,06 коэффициенты белән билгеләнде. Әйтик, бала туганда 2012 елда аналар алачак пособие - 12405 сум 32 тиен, беренче баланы караган өчен бирелә торган айлык пособиенең минималь күләме - 2326 сум, икенче (өченче һ.б.) бала өчен 4651 сум 99 тиен тәшкил итәчәк. Хәрби хезмәткәр баласына ай саен 8419 сум 34 тиен бирелеп барылачак. Моннан тыш хәрби хезмәткә чакырылучының хатыны йөкле булып калса, 2012 елда бер тапкыр бирелә торган пособиене 19645 сум 12 тиен күләмендә алачак.

Татарстан Республика­сы Министрлар Каби­нетының "Айлык акчалата түләүләрне һәм түләүләрнең башка төр­ләрен индексацияләү турында" карары (15.11.2011 ел, № 937) нигезендә «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» 2004 ел, 8 декабрь, ТРЗ-63нче Татарстан Республика­сы Законының 4-8 маддәләре һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2004 ел, 17 декабрь, 542 нче карары белән расланган Татарстан Республикасында халыкның аерым категорияләренә акчалата түләүләр, пособиеләр, субсидияләр һәм стипен­дияләр бирү тәртибе турындагы нигезләмәнең 50нче пункты белән билгеләнгән айлык акчалата түләүләрне һәм аларның башка төрләрен индексацияләү коэффициенты 1,06 күләмендә билгеләнде.

Шулай итеп, 2012 елның 1 гыйнварыннан ятим калган һәм опекага (попечительство) бирелгән мәктәпкәчә яшьтәге балаларга айлык акчалата түләүләр - 6117 сум, мәктәп яшендәгеләргә 7055 сум күләмендә булачак. Әлеге категориягә кергән һәм белем бирү, башлангыч һәм урта һө­нәри белем бирү учреждениеләрендә укучы балаларга юлда йөрү өчен каралган субсидия күләме 206 сумга җитте. (Дәвамы "Саба таңнары"нда).

Өлкәннәрнең иң югары пособиеләргә лаек икәнлеген ил йөген күтәргән җыерчыклы куллары да сөйли (рәсемдә).

Н.Дәүләтов фотосурәте.

Марсель Хуҗин,

социаль яклау идарәсе начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев