Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хөрмәтле коткаручылар!

Сезне Яңа ел белән бергә билгеләп үтелүче һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз.

Коткаручы  – иң куркыныч һәм җаваплы хезмәт. Сез – һәрчак  уяу, гадәттән тыш хәлләрдә беренче булып  ярдәмгә ашыгучы һөнәр кешеләре.  Табигать стихияләре,  янгыннар вакытында, юлларда килеп  чыккан аварияләрдә  бәлагә юлыкканнарга  профессиональ дәрәҗәдә күрсәткән  ярдәмегез  кешеләрнең гомерен саклап кала. Урманнарда  адашканнар, бикләнеп  калганнар  коткарыла. Сез, Шәмәрдәндә эзләү-коткару отрядында эшләүчеләр, Арча, Кукмара,  Балтач һәм Теләче районнарында да оператив  вәзгыятькә һәрчак әзер торасыз, мөһим операцияләрдә катнашып, бурычларыгызны тиешле югарылыкта  үтисез. 

 Мөхтәрәм коткаручылар! Сезгә ныклы сәла­мәтлек, иминлек, хезмәттә һәм шәхси тормышыгызда уңышлар, киләсе елның гадәттән тыш хәлләрсез, тыныч узуын телибез.

Саба муниципаль районы Советы

һәм башкарма  комитеты.

Фото: http://mosdep.info

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев