Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Легаль булмаган алкоголь әйләнеше турында хәбәр итсәң 3000 сум акча

Республикада 2012 елда булдырылган "Халык контроле" үзенең мөмкинлекләрен киңәйтә бара. Хәзер бу системага алкоголь продукциясенең легаль булмаган әйләнеше фактлары турында да хәбәр итәргә була.

Алай гына да түгел, хәбәр итүчегә матди кызыксындыручы чарасы да карала. Шушы максатка бер миллион сум акча бүленүе турында Татарстан Министрлар Кабинетының тиешле күрсәтмәсе имзаланды. "Халык контроле" системасына дөрес мәгълүмат бирүче гражданнарны матди кызыксындыру күләме түбәндәгечә билгеләнде (1 гыйнвардан):

- алкоголь продукциясенең легаль булмаган әйлә­неше факты расланып, җинаять җаваплылыгына тартуга китергән мәгълүмат өчен - 3000 сум;

- алкоголь продукциясенең легаль булмаган әй­ләнеше факты расланып, 100 литрдан артык спирт, алкоголь яки спирты булган продукция­не конфискацияләү белән административ җавап­лылыкка тартуга китергән мәгълүмат өчен - 2000 сум;

- алкоголь продукциясенең легаль булмаган әй­ләнеше факты расланып, 10 литрдан 100 литрга кадәр спиртлы, алкогольле яки спирты булган продукцияне конфискацияләү белән административ җаваплылыкка тартуга китергән мәгълүмат өчен - 1000 сум.

Алкогольле һәм спирты булган продукция әйләнеше өлкәсендәге законнарны бозу фактлары турындагы мәгълүматны урнаштыру катлаулы түгел: дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru) шәхси кабинетта теркәлергә һәм аннан соң "Халык контроле" бүлекчәләренең берсендә тәртип бозулар турында фото белән (фоторәсем булу - мәҗбүри таләп. Кагыйдә буларак, бу хәбәр итүче фикере буенча законнар бозылуга юл куелган сәүдә объектының фотосурәте) мәгълүмат урнаштырырга кирәк. Фактлар расланса һәм гаеплеләр җаваплылыкка тартылса, хәбәр итүчегә матди кызыксындыруны алу өчен тиешле документлар белән алкоголь инспекциясенең территориаль органына мөрәҗәгать итәргә генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев