Республикабызга – 25 ел
Көн темасы

Республикабызга – 25 ел

Хөрмәтле райондашлар! Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты исеменнән Татарстан Республикасы көне белән ихлас котлауларыбызны кабул итеп алыгыз.

Быелгы бәйрәм тагын да истәлекле - дәүләтчелегебез турында мөһим документ кабул ителүгә 25 ел тула. Шушы чирек гасырда республикабыз социаль-икътисадый-мәдәни өлкәләрдә Россия Федерациясендәге күп төбәкләргә үрнәк булырлык үсеш кичерде. Татарстан халкының хезмәт һәм тормыш сөючәнлеге, тарихи үткәнебезгә һәм милли-мәдәни традицияләребезгә саклык белән каравы киләчәккә дә якты өметләр уята, тормыш-көнкүрешебезнең лаеклы дәрәҗәгә күтәрелүен тәэмин итә. Моннан соң да иртәгәге көнгә ышаныч, районыбыз һәм рес­публикабыз чәчәк атуы хакына сабалыларга хас җаваплылык белән карыйк, матди һәм рухи байлыкларыбызны ишәйтүгә үзебездән өлеш кертик.

Бәйрәм белән сезне, райондашлар! Саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, республика-бызның чәчәк атуында зур уңышлар, казанышлар телибез.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.


Нет комментариев