Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сабада комбайннар парады узды [+ фото]

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карары нигезендә бөртеклеләрне урып-җыю комбайннарының әзерлеге тикшерелде.

Чара транспорт чараларын һәм ындыр табакларындагы җиһазларны 2013 ел уңышын җыеп алуга үзвакытында һәм сыйфатлы итеп әзерләүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Белгечләр сүзләренә караганда быел урып-җыюга 91 комбайн чыгачак. Аларның 32се - "ДОН-1500", 14е - "СК-5" һәм "Нива", 4се - "Енисей", 7се - "Акрос", калганнары чит ил комбайннары. Бер комбайнга якынча 374,16 гектар җир туры килә. Уракка әзерлек язгы чәчү вакытыннан ук башлана дисәк тә ялгышмабыз. Авыл хуҗалыгында ел дәвамында үткән семинарларның һәрберсендә диярлек техника төзеклегенең әһәмияте кат-кат әйтелә.

Гадәттәгечә, парадка куелган комбайннарның аеруча "урып, сугып, җилгәреп, төяп җибәрә" торган механизмнарына - аларның герметиклыгына зур игътибар бирелде. Һәр хуҗалыкта контроль суктырып карау оештырылды. Үзйөрешле чапкычларның һәм ургычларның төзеклеге дә җентекләп каралды. Комбайнчыларның агротехник паспортлары, аптечкалар, эш киемнәре, комбайннарның янгын сүндерү кирәк-яраклары белән тәэмин ителешләре, кыскасы, уракка әзерлек чаралары уналты төрле параметр белән тикшерелеп, 100 балл исәбеннән бәяләнде.

Комиссия әгъзаларын аеруча уракта катнашачак барлык урып-җыю техникасын парадка куйган "Сатыш" җәмгыяте сокландырды. Комбайннарның әзерлегенә иң зур 99 балл шушы хуҗалыкта куелды. "Курсабаш" җәмгыятендә - 97, "Алтын Саба-М" җәмгыятендә - 96 балл булды. Шулай ук, "Саба" җәмгыятенең "Мичән" филиалында, "Олыяз", "Шытсу", "Туган як" җәмгыятьләрендә комбайннар парады яхшы әзерлек белән узды,- ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру бүлеге киңәшчесе Раиф Харисов.

Замирә Сәмигуллина.

Нурхан Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев