Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Төзелешләр туктап тормый

Һәр елны августның икенче якшәмбесендә Төзүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Шул уңайдан районда барган төзелешләр, әлеге мактаулы һөнәр ияләренең күркәм эшләре турында сөйләвен үтенеп, Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймовка мөрәҗәгать иттек.

- Равил Мөбарәкович, агымдагы ел төзүчеләребез өчен табигать шартлары, эш күләмнәре ягыннан кай яклары белән истә калачак?

-Дөрестән дә, 2012 ел районның төп җитештерү тармагы булган авыл хуҗалыгын кыен хәлгә куйса да, төзүчеләр өчен уңай килде. Районыбызда киң колачлы төзелеш эшләре алып барыла, бу максатка зур күләмле капитал салулар җәлеп ителә, максатчан программалар тормышка ашырыла. 2006-2008 елларда киң җәелеш алган торак төзелеше бүген туктамыйча уңышлы дәвам итә. Әйтик, "Ак таш" җәмгыяте район үзәгендә 27 фатирга исәпләнгән өч катлы ике йорт төзи һәм алар яңа елга кадәр файдалануга тапшырылыр дип өметләнәбез. Шәмәрдәндә 18 фатирлы йорт төзелеше башланып килә. Болар барысы да дәүләт торак фонды аша социаль ипотека программасы нигезендә төзелә. Шулай ук сугыш ветераннарына, аларның тол хатыннарына торак төзү программасы да дәвам итә. Хәзерге вакытта алар өчен төзелүче 22 аерым йортның яртысыннан артыгы файдалануга тапшырылды, Моннан тыш торак фондында капиталь ремонт та шактый күләмдә алып барыла.

Торак төзелеше темплары алдагы елларда да кимемәс дип көтелә. Ни өчен дигәндә, соңгы елларда Рәис Нургалиевич районыбызга инвесторлар җәлеп итүгә зур игътибар бирә, киләчәктә 200-300 кеше эшли торган яңа оешмалар ачылуы да көтелә. Инвесторлар исә иң беренче шарт итеп эшче көчләр булуы белән кызыксына. Алар үзебездә җитмәгәндә читтән килүчеләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләсе туа. Шуңа күрә йортлар төзелеше колачлы дәвам итәчәк.

-Хәзерге көндә районда барган җитештерү объектлары төзелешенә дә тукталсагыз иде.

-Билгеле, үзебез дә, инвесторлар көтеп, кул кушырып утырмыйбыз. Татар Икшермәсе, Ике басу Арташ, Олыяз авылларында роботлаштырылган фермалар төзелеше бара. Кызыл Мишәдә инде сыерларны роботлар ярдәмендә савуда "Саба" җәмгыяте ике-өч ай тәҗрибә дә туплап өлгерде. Моннан тыш Туктар белән Килдебәк авыллары арасында кәҗә фермасы төзелеше киң колач алды. Анда беренче этапта 2600 баш савым кәҗәсе асрау каралган. Сату мөмкинлеге, ихтыяҗ зур булган очракта икенче этапта 5 мең, хәтта12 мең башка кадәр җитәчәк. Шулай ук азык җитештерү цехы ачарга да мөмкинлек бар, моның өчен хәзер кулай урында, әйтик, кайда эш урыннары проблемасы бар, эшче көчләрне файдалану мөмкинлеге күбрәк, шунда участок сайлана. Шул максаттан Олы Шыңар, Чулпыч ягында да мөгезле эре терлек, сыер фермалары төзү планнары бар. Пермьнән килгән инвесторлар исә дуңгызчылык комплексын кабул итеп алып, яхшы гына эш башладылар. Узган ел Лесхоз бистәсендә орлыкчылык-селекция үзәге файдалануга тапшырылу зур вакыйга булган иде. Быел исә агач эшкәртү комбинаты төзү буенча зур эш башланып китте. Биредә урманнан чыгарылган агач соңгы ботагына кадәр калдыксыз эшкәртеләчәк.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Төзелеш