Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җәяү йөрү хәерлерәк

Тиздән республиканың барлык "тимер ат" хуҗалары берәм-берәм җәмәгать транспортына күчеп утыра башламагае. Ник дигәндә, белгечләр көз көне бензин бәяләре "котырып" үсәргә мөмкин дип кисәтә.

Аларның фаразларына ышансаң, озак­ламый 92ле бер литр бензинның бәясе 40 сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Дөрес, ягулык бәяләре­нең акрынлап арта баруын машина йөртүчеләр инде күп­тән сизде. Әйтик, узган атнада Россиядәге 85 төбәкнең 60ында бензин бәяләре арткан. Бер атна эчендә ул уртача 0,4 процентка кыйм­мәт­лән­гән. Россия Автомобилистлар федерациясенең Татарстандагы вәкиле Рамил Хәйруллин исә, бензин бәя­се, сум очсызланып, нефтькә бәя төшә башлагач ук арта башла­ды, ди. "Бөтен дөнья күлә­мен­дә бензин бәясе нефтькә бәй­ле. Мисал өчен, Америка халкы ягулык бәя­ләре шактый арткан бер чорда яхшы машинада йөрүдән вакытлыча тыелып торды. Хәзер исә, бен­зин бәясе арзанайгач, кабат машина сатып ала башладылар. Бездә исә бар да кире­сенчә. Нефть кыйммәт­ләнсә дә, очсызланса да, бензин бәя­се үсә тора. Миңа калса, көз көне 92ле бер литр бензин бәясе хә­зерге 32-33 сумнан 40 сумга кадәр җитәргә мөмкин", - дип фаразлый бел­геч.

Татарстанстат идарәсен­нән 3 августка алынган мәгъ­лүматларга караганда, Ка­зан­да "АИ-92" маркалы бер литр бензинның уртача ваклап сату бәясе 32,86 сум, "АИ-95" маркалы бензинныкы исә 35,92 сум тәшкил итә. Нефть продуктлары белән тәэмин итү оешмалары ассоциациясе башлыгы Ирек Сө­ләй­манов сүзләренә караганда, бүген бензинны ваклап сату базарында хәлләр шактый мөш­кел. "Быелның маеннан "АИ-92" маркалы бер литр бен­зин­ның күмәр­тәләп сату бәясе - 25 процентка, ягу­лык салу стан­циялә­рен­дә­ге вак­лап сату бәясе исә якын­ча 4 процентка артты. Шул рә­вешле ягу­лык салу станциясе җитәк­челәре үз чы­гымнарын кап­лый алмый. Ник дигәндә, югары күтәрел­гән бәяләр янәшә­сендә товар дефициты да сак­лана", - дип белдергән ул "Биз­нес Онлайн" электрон газетасына.

("Ватаным Татарстан", /№ 117, 12.08.2015/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев