Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Законны әйләнеп узмакчылар

Алкогольле продукция сатуны уңышлы барган сәүдә төренә кертергә була.

2012 елның 1 апреленә районыбыз биләмәсендә 141 кибеттә спиртлы эчемлекләр сатыла. Аларның 31 район үзәгендә урнашкан, калганнары авылларда эшли. Тәкъдим бар икән, алучысы да табыла. Республика дәуләт алкоголь инспекциясенең мәгълүматыннаән күренгәнчә районыбызда быел 3 айда 119 мең литр спиртлы эчемлек сатылган. Шунысы игътибарга лаек: Арча зонасына кергән 6 район арасында алкогольле эчемлекләр куллану буенча Саба районы алдынгылыкны бирми. Мисал өчен, инспекция мәгълүматлары буенча, 1 апрельгә җан башына сатылган спиртлы эчемлекләр күләме 3,8 литр тәшкил иткән. (Чагыштыру өчен: Арча районы буенча әлеге күрсәткеч 3,5 литр, Әтнәдә - 3,1 Балтач районыңда - 3,3 Кукмарада 3,1, Телэчедә 2,7 литр тәшкил иткән. Республика буенча - 4,4 литр). Кайбер белгечләр спиртлы эчемлекләрне чагыштырмача күбрәк кулланылуын безнең районда тормыш дәрәҗәсе яхшырак булуга бәйләп, икенчеләре суррогат аракы эчелмәве, бары кибеттләрдән генә сатып алынуы белән бәйләп аңлата. Кем нинди бәя бирә бит! Аракы аркасында күпме кеше гомерләре өзелеп, гаиләләр таркалып, балалар, аналар кайгы-хәсрәт кичерсәләр дә, эчүчелек дәвам итә.

(Дәвамын газетадан укый аласыз).

Н.Юзеева,

Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев