Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Законсыз әйләнмә: алкоголь

Татарстанда 10 июльдән легаль булмаган алкоголь әйләнешенә каршы көрәш ункөнлеге игълан ителде. Соңгы елларда кибетләрдә законлы рәвештә сатыла торган аракыны арзанлы суррогатлар, контрафакт кысрыклый.

Әлеге проблема шактый кискен тора. Яшертен сатыла торган сыйфатсыз аракы куллану төзәтелмәслек каты авырулар, үлем очраклары артуга сәбәп була, күп гаиләләрне тарката, җәмгыятьнең репродуктив потенциалына, киләчәк буыннарның сәламәтлегенә начар йогынты ясый.
Кызыл Мишә авылында яшәүче Рафил Ибәтуллин да суррогат эчемлек сатуны үзенә кәсеп итмәкче була. Шул максаттан узган ел ахырында Казаннан 100 граммлы 50 флакон спиртлы сыекча алып кайта. Аларны су белән кушып, шешәләргә тутыра һәм сату өчен өендә саклый. Быел март аенда аның йортына аракы сорап И. килә. Р.Ибәтуллин, гамәленең кулланучының сәламәтлегенә зыян китерү ихтималын белә торып, аңа 200 сумнан 0,5 литрлы бер шешә спиртлы сыекча биреп чыгара, ягъни РФ Җинаять кодексының 238нче маддәсендә каралган җинаятьне эшли. Экспертиза сыекчада агулы тәэсир итүче кушылмалар: бутанол, пропанол, изобутанол, ацетон, эфир булуын раслый. Әлеге җинаять өчен 300 мең сумга кадәр штраф, яки ике ел мәҗбүри, яисә шулкадәр срокка иректән мәхрүм итү җәзасы каралган. Суд Р.Ибәтуллинны шартлы рәвештә бер елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләү турында хөкем карары чыгарды. Шул ук вакытта гаепләнүче Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан амнистиягә дә эләкте һәм билгеләнгән җәзадан азат ителде.

Район суды матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев