Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

Баш табиб Зөфәр Сираҗиев: "Районга тагын 8 табиб кирәк"

Әбигә хастаханәдә ятып дәваланырга тәкъдим иттеләр. Ул үзе белән тастымал, башка кирәк-яраклар һәм ...көндәлек эчә торган даруларын алды.

Моңа бер дә аптырыйсы юк, җәмәгать, һәм һич кенә дә хастаханәне гаепләргә кирәкми. Барысы да илнең сәламәтлек саклау системасындагы проблемаларга барып терәлә.

Өченчекөн Саба үзәк хастаха­нәсендә үткәрелгән "Түгәрәк өстәл" артында сөйләшүдә катнашучылар медицинага кагылышлы башка проблемаларны күтәрделәр. Сөйләшүдә табиблар, даруханә, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе, социаль яклау, ветераннар, инвалидлар оешмалары вәкилләре катнашты. Иң элек компаниянең иминиятләштерелгәннәрнең хокукларын яклау бүлеге башлыгы Минсалих Сәхапов сөйләде. Аның сүзләренә караганда, төп проблеманың берсе шул: бүген рес­публикада табиблар белән тәэмин ителеш 35-40 процент тәшкил итә икән. Бигрәк тә тар даирә белгечләре, аерым алганда, кардиолог, уролог, эндокринолог, неврологларга кытлык сизелә. Алар әле шәһәр җирендә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының 543 санлы (15.05.2012) боерыгы нигезендә каралган норматив буенча (бәлки шулай булгангадыр) җитмиләр. Авыл җирендә мондый белгечләрне гомум практика табиблары алыштыра. Табибларга кытлыкның бер сәбәбе - аларның шәхси медицина оешмаларына китеп баруында. Чөнки дәүләт учреждениеләрендә медикларның эш күләмнәре нык арткан, ә хезмәт хаклары түбән. "Табиб бер сәгатьтә 5 авыру кабул итәргә тиеш,- диде М.Сәхапов. - Бер кешегә 12 минут туры килә. Шул вакытта авыруга чишенергә дә, сырхавы сәбәпләрен дә аңлатырга кирәк. Йөкләнешне киметергә диләр, ә кәгазь документы тутыру күләме арта бара. Йөкләнешне авырлык үлчәвенә кү­череп аңлатканда, шәхси клиникада бер табибка - 5, ә дәүләтнекендә 80-90 килограмм туры килә. Кайбер районнарда кадрларга аеруча кытлык. Республикада модульле ФАП­лар төзи башладылар, ә эшләргә кеше юк. Шәһәрдә 75 яшькә җиткән табиблар эшләп йөри. Нәрсә булып бетәр, бер ходай белә. Ә сездә ничек хәлләр, Зөфәр Фәсхетдинович, укырга киткәннәр эшкә кайтамы?"

Баш табиб З.Сираҗиевның моңа җавабында әйтүенчә, районга тагын 8 табиб кирәк. Ә укырга кергәннәрнең университет тәмамлаганда авыл җиренә кайтасы килми башлый икән. "Түгәрәк өстәл" артында сөйләшүдә катнашучылар исә хастаханәдә чиратларга, аптекада ташламалы дарулар булмавына кагылышлы фикерләрен өлкәннәр, хатын-кызлар, үз оешмаларында әгъза булып торучылар исеменнән җиткерделәр. "Ветераннарны зарури уколлар бирелмәве борчый. Үзенә кирәкле дарулар булмаганга, алар социаль пакеттан баш тарталар",- диде ветераннар оешмасы рәисе Әнвәр Гафиятуллин.

"Мин исә очрашуга сөенеп килдем. Табибларга рәхмәттән башка сүзем юк. Ел башында операциягә язылган идем, аны май аенда уңышлы ясадылар. Тиешле дарулар кайтып тора, алып барабыз",- диде 43 ел медицина өлкәсендә эшләгән Зөфәр Вәлмиев.

"Маммологлар (дөресрәге, маммография -авт.) килгәндә учетта торучыларны чакырып булмыймы икән? Аннан соң ике урынга тапшыру өчен медицина белешмәсен бер үк вакытта алганда ни өчен кабат анализга кан бирергә кирәк? Чиратлар да кимеми. Вафат булган гомумпрактика табибына беркетелгәннәр һаман аптырышта. Аны кем алыштыра, кайсына күренергә белмиләр",- диде Саба шәһәр җирлеге ветераннар оешмасы рәисе Фәния Шәмсетдинова.

Сорауларга баш табиб тулы җавап бирде. "Чыннан да, хастаханәләр дарулар белән кеше тормышы өчен мөһим булган препаратлар исемлеге нигезендә тәэмин ителә. Шул сәбәпле ризасызлыклар да булмый калмый. Дарулар белән тәэмин итүне дәүләт югарылыгындагы мәсьәлә дип саныйм. Финанслау койка-көн нигезендә бара, узган ел Шәмәрдән хастаханәсендә - 8, Саба үзәк хастаханәсендә 4 койка кыскартылды. 2014 елга 4 койкага кыскарту каралган. Ә менә түләүле хезмәтләрне без киметү ягында һәм моңа күпмедер ирешелә дә",- дип ачыклык кертте ул.

Сөйләшүдә шулай ук мәгълүм сәбәпләр аркасында тукталып торган клиник-диагностика лабораториясе төзүнең дә дәвам итүе турында әйтелде. Кан тамырлары авыруларын дәвалау үзәге төзелешенең дә проекты әзер.

Минсалих Сәхапов "Түгәрәк өстәл"дә күтәрелгән мәсьәләләрнең үтәлешенә ярты елдан әйләнеп кайталачагын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев