16 декабрь 2013 яңалыклары
-
Сабалылар муниципаль хезмәткәрләрнең II Спартакиадасыннан зур җиңү һәм бер миллион сум акча белән кайтты [+фото]
Казанда муниципаль хезмәткәрләрнең II Спартакиадасы төгәлләнде. Спартакиадада республиканың иң көчле 18 командасы катнашты. Алар да, үз чиратында, Спартакиаданың 6 зона этабында җиңү яулап, финалга чыкканнар. Нәтиҗәдә, 1 урында - Казан шәһәре башкарма комитеты (3 миллион сум күләмендә акчалата бүләк), 2дә - Түбән Кама муниципаль районы (2 миллион сум), 3 урында...
-
Районыбының балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, укытучылары, ветераннары хөрмәтләнде [исемлек]
2013 нче елның 13 декаберендә Яр Чаллы шәһәренең балаларга өстәмә белем бирү Муниципаль Автономияле мәгариф учреждениясе «1 нче шәһәр балалар һәм яшүсмерләр иҗат сараенда» балаларга өстәмә белем бирү системасының 95 еллыгы унаеннан тантаналы чара үткәрелде. Әлеге чарада мәгариф идарәләренең тәрбия эшләре буенча җитәкче урынбасарлары, балаларга өстәмә белем бирү учрежденияләре җитәкчеләре,...
-
Янгын чыгу очракларының күбесе балаларның ут белән шаяруы нәтиҗәсендә килеп чыга
Балачак - үзенчә серле, тылсымлы, шатлыклы дөнья. Сабый чакта алган тәэсирләр, күнекмәләр хәтергә ныклап уелып калып, адәм баласын гомер буе озата бара. Шуңа күрә дә балаларны кече яшьтән үк янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү аеруча мөһим. Статистика мәгълүматлары буенча, янгын чыгу очракларының күбесе балаларның ут белән шаяруы нәтиҗәсендә килеп чыга. Без,...
-
Район мәдәният йортында “Алангөл гашыйклары” лирик комедиясе сәхнәдә куелды [+фото]
Район мәдәният йортында драматург Фоат Садриевның "Алангөл гашыйклары" лирик комедиясе сәхнәдә куелды. Рольләрне башкардылар: Үзешчән сәнгать методисты Зөлфия Тимербаева, өлкән методист Миннислам Кәримов, "Сәйлән" фольклор коллективы җитәкчесе Энҗе Нурисламова, Кызыл Мишә авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Юныс Гиниятуллин, Тимершык авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Айдар Хантимиров, филиал мөдире Гөлзилә Нурмөхәммәтова,...
-
Яңа ел бәйрәмнәрен хәвеф-хәтәрсез уздырыйк
Яңа ел - халкыбызның көтеп алган, иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. Ел төгәлләнергә берничә көн кала өйләребезне, эш урыннарыбызны яшел чыршы белән бизибез. Әмма иминлек турында да онытмаска кирәк.
-
Баш табиб Зөфәр Сираҗиев: "Районга тагын 8 табиб кирәк"
Әбигә хастаханәдә ятып дәваланырга тәкъдим иттеләр. Ул үзе белән тастымал, башка кирәк-яраклар һәм ...көндәлек эчә торган даруларын алды.