Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район мәдәният йортында “Алангөл гашыйклары” лирик комедиясе сәхнәдә куелды [+фото]

Район мәдәният йортында драматург Фоат Садриевның "Алангөл гашыйклары" лирик комедиясе сәхнәдә куелды. Рольләрне башкардылар: Үзешчән сәнгать методисты Зөлфия Тимербаева, өлкән методист Миннислам Кәримов, "Сәйлән" фольклор коллективы җитәкчесе Энҗе Нурисламова, Кызыл Мишә авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Юныс Гиниятуллин, Тимершык авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Айдар Хантимиров, филиал мөдире Гөлзилә Нурмөхәммәтова,...

Район мәдәният йортында драматург Фоат Садриевның "Алангөл гашыйклары" лирик комедиясе сәхнәдә куелды. Рольләрне башкардылар: Үзешчән сәнгать методисты Зөлфия Тимербаева, өлкән методист Миннислам Кәримов, "Сәйлән" фольклор коллективы җитәкчесе Энҗе Нурисламова, Кызыл Мишә авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Юныс Гиниятуллин, Тимершык авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Айдар Хантимиров, филиал мөдире Гөлзилә Нурмөхәммәтова, драмколлектив җитәкчесе Мәдинә Габулхакова. Мәдәният хезмәткәрләре көче белән хәзерләнгән спектакльне тамашачылар бик җылы кабул итте. Тамаша залы тулы һәм алкышлар да бик көчле булды. Спектакльнең соңында район мәдәният йорты директор урынбасары коллективка рәхмәтләрен җиткереп, алга таба да иҗади уңышларга ирешүләрен теләде. Шушы ук спектакльне 2 декабрь көнне Тимершык авыл мәдәният йортында, 8 декабрь көнне Кызыл-Мишә авыл мәдәният йортында сәхнәләштерделәр.

Мәдәният агарту эшләре буенча әйдәп баручы методист М.Каримов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев