Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районыбының балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, укытучылары, ветераннары хөрмәтләнде [исемлек]

2013 нче елның 13 декаберендә Яр Чаллы шәһәренең балаларга өстәмә белем бирү Муниципаль Автономияле мәгариф учреждениясе «1 нче шәһәр балалар һәм яшүсмерләр иҗат сараенда» балаларга өстәмә белем бирү системасының 95 еллыгы унаеннан тантаналы чара үткәрелде. Әлеге чарада мәгариф идарәләренең тәрбия эшләре буенча җитәкче урынбасарлары, балаларга өстәмә белем бирү учрежденияләре җитәкчеләре,...

2013 нче елның 13 декаберендә Яр Чаллы шәһәренең балаларга өстәмә белем бирү Муниципаль Автономияле мәгариф учреждениясе «1 нче шәһәр балалар һәм яшүсмерләр иҗат сараенда» балаларга өстәмә белем бирү системасының 95 еллыгы унаеннан тантаналы чара үткәрелде.

Әлеге чарада мәгариф идарәләренең тәрбия эшләре буенча җитәкче урынбасарлары, балаларга өстәмә белем бирү учрежденияләре җитәкчеләре, өстәмә белем бирү укытучылары, Татарстан Республикасының өстәмә белем бирү системасы ветераннары катнаштылар.
Тантана өлешендә ТР һәм РФ грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Саба районыннан делегатлар:

1. Шәфыйкова Гөлнар Илдар кызы - мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары

2. Әхмәтвәлиева Алия Ренат кызы - «Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге» директоры

3. Хафизов Фидан Миннехәт улы - «Балалар иҗат үзәге» директоры

4. Котдусов Габид Хуснулла улы - «Саба гимназиясе»нең өстәмә белем бирү мөгаллиме

5. Карамов Айдар Рафаил улы - «Кызыл-Мишә төп мәктәбе»нең өстәмә белем бирү мөгаллиме

6. Хадиева Гөлнар Рөстәм кызы - «Балалар иҗат үзәге»нең өстәмә белем бирү мөгаллиме

7. Сафиуллина Раилә Дамир кызы - «Балалар иҗат үзәге»нең бүлек мөдире

8. Газизова Ләйлә Равил кызы - «Саба гимназиясе»нең өстәмә белем бирү мөгаллиме

9. Зиннурова Фаягөл Габдрахман кызы - ветеран

Тантанада «Балалар иҗат үзәге» директоры Хафизов Фидан Миннехәт улына ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан робот техникасы комплектларына сертификат тапшырылды.

«Саба гимназиясе»нең өстәмә белем бирү мөгаллиме Котдусов Габид Хуснулла улы ТР уйлап табучылары һәм рацонализаторлары җәмгыятенең Почет грамотасына лаек булды.

Хөрмәтле ветераныбыз, районыбызда өстәмә белем бирү һәм балалар хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес Зиннурова Фаягөл Габдрахман кызы да республика сәхнәсендә хөрмәтләнде.

Районыбыздагы барлык өстәмә белем бирү мөгаллимнәрен бәйрәм белән котлыйбыз!

Иҗади уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев