ТАМЫРЛАРЫБЫЗНЫ БАРЛАР ВАКЫТ!
Мин еш кына өлкәннәрдән, яшьләр тарих, тел, мәдәният белән кызыксынмый, дип борчылып сөйләүләре турында ишетәм. Янәсе, аларга, ягъни безгә, күңел ачулар, интернет аша аралашу булса, шул җиткән.
Ялгышасыз, өлкәннәр! Без түгел, ә сез үзгәрдегез. Сезнең һәрвакыт безнең белән аралашырга вакытыгыз җитми. Ә без элеккечә кызыксынучан, һәрдаим җәмгыять белән бергә барырга тырышабыз. Халкыбыз тарихы, мәдәнияте өчен дә борчылабыз, туган телебезне саклау, үстерү мәсьәләләренә дә битараф түгел без.
2012 ел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Казандагы тарихи биналарның җимерелүе, күпләренең юкка чыгуы, шыксыз корылмалар төзелеп, шәһәрнең төссезләнүе хакында күптән сөйләшсәләр дә, әле хөкүмәт тарафыннан тиешле карарлар кабул ителмәгән иде. Бу бик вакытлы чара булды.
Без гаиләбез белән Казанга еш кунакка барабыз һәм аның үзгәрүенә куанабыз. Әйе, Казан матурая, үсә, Универсиада объектлары төзелә. Шулай да башкаланың үзәгендәге биналар һаман ташландык хәлдә әле. Татар бистәсе аеруча аяныч. Бу биналар безнең үткәнебез бит! Мәгърифәтче галим, тарихчы Ш. Мәрҗәни яшәгән йортны күргәч, йөрәк әрни. Әле язгы каникул вакытында гына аның түбәсе сүтелүен күрдем. Бу йортны төзекләндерүне Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үз өстенә алган икән. Күңелем сөенеп куйды. Татар тарихына караган бу йорт, һичшиксез, киләчәк буыннарга да хезмәт итәр.
Минемчә, Татар бистәсендә иң беренче чиратта иске мәчетләрне кайгыртырга кирәк. Апанай мәчете яны да башкалага килгән кунакларны куркытыр. Аны тәртипкә китерү урынлы булыр.
Беркөнне "Татарстан хәбәрләре" тапшыруыннан Казандагы 15 музейның 12сенә ремонт кирәк булуы хакында сөйләделәр. Кем белә, татар мәдәнияте-сәнгатенә караган бу ел уңаеннан, Тукай, С.Сәйдәшев музейлары, Ш.Камал яшәгән фатирдагы Татар әдәбияты музее үткәреләчәк төзекләндерү эшләре исемлегенә эләгер.
Бу елда, бәлки, туган як тарихын өйрәнер вакыт җиткән, дип саныйм. Безнең районыбыз республикада һәр өлкә буенча алдынгы урыннарны алып торса да, шушы көнгә кадәр туган як музее юк. Борынгы язмаларда чагылыш тапкан Сабабыз турында сөйләр сүзләр бик күп. Районыбыз үзәгендә мондый хатирәләр йорты булу зарур. Өлкәннәргә болай диясем килә: тарихны яратырга, белергә, бүгенге мәсьәләләрне чишәргә тарихтан ачкыч эзләргә, үткәннәргә кайтып, тамырларны барларга кирәк!
Әнзия Закирова,
Шәмәрдән лицееның X В сыйныфы укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев