Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Район Үзәк китапханәсендә “Каенана белән килен” бәйрәме узды (Мәдәният бүлеге)

24 ноябрь көнне район китапханәсендә, якынлашып килүче әниләр көне уңаеннан, “Каенана белән килен” бәйрәм оештырылды.

Газиз тормышта каенана ролен тоткан әниләр һәм аларның уң куллары булып торган киленнәре бәйгеләрдә катнашып, үзләрен сынатмадылар. Бәби төрү, йон тетү, оекбаш ямау, токмач кисү, бишек җыры көйләү дисеңме....Киленнәр каенаналарына карата җылы сүзләрен җиткереп, иңнәренә мамык шәл яптылар, чәчәк бәйләме бүләк иттеләр. Лиана Галимҗанова, Раилә Хуҗина, Лилия Ахметзянова башкарган җырлар кичәне тагын да ямьләндерде. Кичәне алып баручылар Халилова Алсу һәм Мостафина Гөлнара бәйрәм кунакларына югары бәя бирделәр. Район китапханәсе директоры Батырханова Гөлсем Нәкыйп кызы барлык катнашучыларга җылы теләкләрен белдереп грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев