Киңәшләр
-
Җимеш культураларын кышлату: бакчада ничек итеп уңышның кимүен булдырмый калырга
Күпчелек очракта, җимеш культураларының кышкы зарарлану нәтиҗәләрен дәвалау белән шөгыльләнүгә караганда, аларны булдырмый калу җиңелрәк. Әгәр сез кышкы зыяннарны профилактикалау буенча түбәндәге киңәшләрне тотсагыз, бакчагыздагы агач-куаклар һәрвакыт матур булып үсәр һәм мул уңыш бирер. Җимеш культураларының кышка һәм суыкка чыдамлыгын арттыру өчен нәрсә эшләргә кирәк соң – бу хакта «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь ЗАНИНА сөйли.
-
“Мөселман кешесе хәвефләнүгә бирелергә тиеш түгел”
Ковид авыруы тормышның астын өскә китерде. Бу көннәрдә кем белән генә сөйләшсәң дә, сүз шул замана чиренә барып тоташа. Бүген халык ниндидер тынычсызлык, курку халәте кичерә кебек. Өметсезлеккә бирелү, хәвефләнүне ничек җиңәргә? Динебез бу хакта ниләр әйтә? Шәмәрдән җәмигъ мәчете имамы Дамир хәзрәт Газизовка шул сорау белән мөрәҗәгать иттек.
-
Мул уңыш алу өчен көздән сарымсак һәм суганны ничек дөрес утыртырга
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында киләсе елда мул уңыш алу өчен көз көне сарымсак һәм суганны ничек дөрес утырту серләре белән уртаклаштылар. Барлык тиешле кагыйдәләрне үтәп, әлеге яраткан яшелчәләрдән мул уңыш алуның гади кагыйдәләре турында «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь ЗАНИНА сөйли.
-
Что делать при подозрении о готовящемся теракте и в любой другой чрезвычайной ситуации
На праздники многие надолго уезжают из дома. Это обстоятельство создаёт риск противоправных действий в отношении собственности и жилища граждан. Если вы собрались в длительное путешествие, не стесняйтесь, подойдите к соседям и попросите их присмотреть за вашей квартирой. Не скупитесь на хороший дверной замок.
-
Шат кына түгел, сак та булыйк
Алда безне Республика көне, Белем бәйрәме, өч көн ял көтә. Кыскасы, күпләр җәмәгать урыннарында, паркларда, мәктәпләрдә була. Бәйрәм чараларына һәркем шат, шул ук вакытта сак булу турында да онытырга ярамый. Уяулыкның мөһимлеген аңлау өчен 2004 елның 1 сентябрендә Бесландагы фаҗигане искә төшерү дә җитә. Алда торган бәйрәм чаралары уңаеннан республика террорга каршы комиссия һәм оператив штабның берләштерелгән утырышы үткәрелеп, хокук саклау органнары алдына куелган бурычлар билгеләнде.
-
Табиб көзге арыганлык һәм йокы килүдән котылу чарасын әйтте
Табибка күренеп хроник авыруларның ялкынсынуын булдырмаска кирәк. Алар организмга тискәре йогынты ясый.
-
Җәйнең соңгы аенда бакчада нинди эшләр башкарырга кирәк?
«Россельхозцентр»ның Татарстан республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь ЗАНИНА җәйнең соңгы аенда үтәлергә тиешле бакчадагы иң мөһим һәм кичектергесез эшләр турында сөйли.
-
Бакчачыга киңәшләр
Җәй уртасында яшелчә һәм җиләк-җимеш культураларыннан югары уңыш алу өчен бакчаларда нинди эшләр башкарырга?
-
Талпан кадалса, нишләргә?
Җылылар башлану белән төрле йогышлы авырулар, шул исәптән энцефалит, боррелиоз вирусларын таратучы талпаннар активлаша. Быел Саба районында тикшерелгән бөҗәкләрнең 46 процентында боррелиоз авыруын китереп чыгаручы бактерияләр табылды. Соңгы 10 елда Россиядә энцефалит белән дә вәзгыять киеренкеләнде. Саба да урман бете киң таралган районнарга керә. Йогышлану талпан тешләгәндә була, сирәк очракларда кәҗә сөте эчкәндә дә килеп чыгарга мөмкин. Бөҗәкнең селәгәй бизләрендәге вируслар канга эләксә, үзәк нерв системасы күзәнәкләренә үтеп керә.
-
Балагыз көнче түгелме?
Гаиләдә яшь сабый тугач, өлкән балаларның барысы да аны яратырга әзер түгел икән. Ярату яки күралмау хисе вакыт барган саен көчәя генә. Шул ук вакытта көнчелек белән көндәшлек - шәхесләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең еш очрый торган юлдашлары. Әти-әниләр аларны көчәйтергә яки киметергә генә мөмкин. Бертуганнарның алдагы тормышларының ничек булачагы күп очракта шуннан тора. Күп ата-аналар һәр балага гаиләдә тигез хокуклы итеп карыйлар, әмма балалар әти-әниләре өчен бердәнбер булырга телиләр. Бертуганнар арасындагы көнчелек проблемасын чишәргә әти-әниләргә нинди уйдырмалар комачаулый соң?
-
Аграрийларга киңәшләр: авыл хуҗалыгы культураларын вегетация буенча комплекслы яклауны ничек нәтиҗәле үткәрергә
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, “Татарстанның элиталы орлыклары” ассоциациясе “Биопрепаратлар” фәнни-җитештерү берләшмәсе” ҖЧҖ һәм Агро-Альянс РИА белән берлектә аномаль эсселек шартларында, атмосферада һәм туфракта кискен корылык барлыкка килгән очракта авыл хуҗалыгы культураларының вегетация чорын комплекслы яклау буенча оптималь киңәшләр бирә.
-
Бала белән сөйләшегез
Баланың беренче тапкыр «әни» дип дәшкән көне әти-әнисенең күңелендә мәңгегә уелып калачак. Тик аңа кадәр бала белән сөйләшергә кирәкми дип уйларга ярамый. Киресенчә, бала белән аның туган көненнән башлап (иң яхшысы – туганчы ук) аралашырга кирәк. Әлбәттә беренче вакытта аралашу берьяклы гына булачак.
-
Салкын – колакны тешли, битне чеметә: ничек өшемәскә турыда Татарстан табиблары сөйләде
Соңгы тәүлек эчендә табибларга Казанның ун кешесе туңып һәм өшеп мөрәҗәгать иткән. Күбесе - ир-атлар, күбесе аек булмаган, зыян күрүчеләр арасында бер бала - 11 яшьлек кыз да бар. Салкыннарны аяныч нәтиҗәләрсез генә ничек кичерергә, табибларга мөрәҗәгать итәргә вакыт җиткәнен ничек белергә – бу хакта "Татар-информ" репортажында.
-
Суык
Кешеләр иртән очрашкач, бүген безнең авылда салкынрак иде дип гаҗәпләнә, моны кесә телефонына төшергән термометр (ә анда 40 градуска кадәр салкынлык) фото күрсәтеп тә дәлилли. Андый фотолар социаль челтәрләргә дә куела башлады. Салкыннар безнең районны да читләтеп үтми. Фотода Каз.Бигәнәй авылында бүген иртәнге якта термометр күрсәткән температураны күрәсез.
-
Ничек итеп "ватрушка" белән шуарга һәм хастаханәгә эләкмәскә: татарстанлыларга ДРКБ табибларыннан киңәшләр
Тау шуу күңелле генә түгел, ә кышкы уеннарның куркыныч төре дә. Яңа ел бәйрәмнәрендә генә дә Татарстанда 30 бала тюбингларда, "ледянка"ларда һәм кар мотоциклларында шуып төрле җәрәхәтләр алды. Нинди имгәнүләр алып була һәм аларны ничек булдырмый калырга мөмкинлеге турында "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына ДРКБ нейрохирургы һәм травматологы сөйләде.