Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Хәлсезлек нидән килә?

Саулык һәм чир арасындагы халәтне гадәттә медиклар хроник талчыгу дип атыйлар. Русиядә бу хакта әлегә сүз кузгат­мыйлар, чөнки бездә авы­рудан дәваланыр өчен мөмкинлекләр дә чикләнгән, әмма америкалылар чаң суга башлаганнар инде.

Соңгы мәгъ­лүматларга караганда, хроник талчыгу белән ил халкының дүрттән өч өлеше интегә икән, ягъни америкалыларның 75 процентының гел йокысы килеп йөри, иртән тәннәре арып, ватылып торалар һәм көне буе бик авырлык белән эшлиләр.

Таныш халәтме? Бу авыруны бернинди дару белән дә дәвалап булмый икән. Әмма аннан котылырга мөмкин, бары тик яшәү рәвешеңне генә бераз үзгәртергә кирәк. Американың танылган медиклары Сьюзан Ларк һәм Мартин Чен итне азрак, ә яшелчә һәм боткаларны күбрәк ашарга тәкъдим итәләр. Ит һәм кәтлитләрдәге май белән холестерин организмны талчыктыра. Иң күп энергияне кәбестә, шпинат, чөгендер, кишер, бәрәңге, алма һәм әфлисуннан алырга мөмкин. Иртәнге аш туклыклы булырга тиеш. Кичен, киресенчә, аз­рак ашагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев