Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Сыналса да, сынмаган [+фото]

20 июньдә Мамалай авылында яшәүче Сөембикә Хәйруллинага да 90 яшь тулды. Аңа кечкенәдән ачлык-ялангачлык белән бергә, ятимлек ачыларын да татырга туры килә.

Гаиләдә олы бала булганлыктан, үзеннән кече туганнарын аякка бастыру өчен көнне төнгә ялгап эшли. Яшьлекнең иң матур чагы Суслонгерда урман кисүдә, вагон төяү эшләрендә уза. 1948 елда Тимерхан Хәйруллин белән гаилә коралар. 1963 елда сигез баланы ач итмәү өчен Казахстанга китеп урнашалар. Биредә тугызынчы бала дөньяга килә. Анда биш ел яшәгәч, туган якларына кайталар. Сөембикә әби гомер буе колхозда төрле эшләрдә намуслы хезмәт куеп, лаеклы ялга чыга. Бүгенге көндә ул, һәр туган таңга шөкер итеп, игелекле 9 баласының исән-сау булуына, 24 онык, 38 оныкчыгына куанып, төпчек кызы белән бергә гомер кичерә. Аны юбилее белән котлап, муниципаль район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов Президент Путинның Котлавын, бүләкләр тапшырды. Шулай ук "Балкыш" үзәге директоры Рөстәм Равилин, "Шытсу" җәмгыяте җитәкчесе Флорид Гайнуллин, Сатыш авыл җирлеге башлыгы Алмаз Галиев тәбрикләп, изге теләкләр җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев