Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Трактор йөрткән Рәхимә [+фото]

Иске Икшермә авылында яшәүче тыл ветераны Рәхимә Баһаутдинованың капкасы киң итеп ачылган. - Приюттан балалар киләсе иде, күчтәнәчләремне әзерләп көтәм менә, - дип капка төбенә чыгып утырган әбекәй.

Үзенең карашы һаман ишектә. Балалар килеп, ишетми калмагаем дип борчыла.

Бу якларда 1 майда өйдән-өйгә йөреп йомырка җыю йоласы яши әле. Балалар һәр йортка бәрәкәт теләп йөри. Телләре белән әйтмәсәләр дә, гөнаһсыз сабыйларны шатландыру үзе бер савап. Капканы иртүк ачып куя авыл халкы. Ул көнне Рәхимә апаның да капкасы ябылып тормады.

- Безнең балалыкта мондый күңеллелекләр булмады, "задәнҗә" үтисе бар иде бит.

"Хозяинга да күкәй,

Хөкүмәткә дә күкәй,

Бу михнәткә чыдый алмыйм,

Асылынам мин, түтәй", -дип үлгән тавыкны баганага асып куючылар да булды, - дип балачагын, яшьлек чорларын исенә төшерде.

Түр өстәлдә тегү машинасы тора. Туксан беренче яше белән баручы әбекәй, туза төшкән күлмәгеннән ике алъяпкыч кисеп, тегеп тә куйды. Күзләр тимәсен үзенә! Кәҗә йоныннан үзе бәйләгән аяк чорнавын күреп сокландым.

Сугыш чоры кызлары - бүген инде ак яулыклы әбиләр. Ул чор кызларына иркәләнергә язмаган. Караширмә авылында туган кыз VI сыйныфны укый да шуның белән мәктәп еллары төгәлләнә. Унике-унөч яшьлек кызлар колхоз-совхоз эшенә керешә. Балачагы бәрәңге, ашлык арасыннан чүп утап үтә. 17 яшендә ике елга "вербовать" ителеп, Владивостокка киткәч, төзелештә алган беренче хезмәт кенәгәсен хәзер дә кадерләп саклый ул. Кырыгынчы ел бу.

- Сугыш башлангач, төзелешне туктаттылар, акчасы булганнар туган якларына кайтып китә алды, мин юк. Стройбатка солдатларның киемнәрен юарга алындым. Тагын да дәвам итәргә булыр иде, солдатлар безнең белән күченеп йөри алмассың, җаең булса туган ягыңа кайт инде син, диделәр.

Туган ягында да Рәхимәне бәхет киң кочагын җәеп каршы алмый. Яу кырындагылар белән чагыштырганда шатлык кебек тоелса да авылдагы юклык, авыр тормыш кызларны да җигелеп кырда хезмәт куярга этәрә. Кырык икенең җәендә кырда эшләүчеләргә ризык әзерләүдән башлый хезмәтен. Аннан соң хатын-кызларны Ленин совхозына трактор йөртү буенча курсларга җыялар дигән хәбәр ишетеп, шунда юл тота.

- Башта тракторда укытучымның ярдәмчесе булып эшләдем, аннан соң, ул комбайнга киткәч, руль үземә генә калды. Тәгәрмәчле "ХТЗ" тракторы белән җир сукаладым, орлык чәчтем. Аны кул белән әйләндереп кабызасы. Тиз генә кабынам дип тормый, кирегә сугып кулын сындыручылар да күп булды. Яңа тракторлар юк иде инде, иске булсалар да төзәтеп торгач эш барышында ватылып калмадылар үзе. Чәчкечләр хәзерге кебек зур түгел иде, шулай да егермешәр гектар җирне вакытында чәчеп өлгертә идем. Ул чакта хәзерге кебек мул уңыш алынмый иде бит, басулар да тирес белән генә ашлана. Ягулыкка экономия ясыйбыз, эш вакытында кырның бер башына барып җитсәк, ашарга икенче башына җәяүләп киләбез.

Иптәше Гыймай абый да сугыштан яраланып кайта. Аны "Үрнәк" совхозында управляющий булып эшләгән җиреннән, Икшермәгә эшкә бирәләр. Бу якларда зоотехник булып та хезмәт куя.

Рәхимә апа киленлеккә унөченче кеше булып төшә. Юклык берләштерә, диләр бит, тату яшиләр алар. Беренче сабые - Наиле өч атнадан үлеп киткән. Җиде бала табып, алтыны үстергәннәр. Вафат булган беренче малай - Наил исемен икенче малаена кушкан. Әмма анысы да гомерлек булмаган, 22 яшендә һәлакәткә очрап ахирәткә күчкән. Чаллыда яшәүче Рафаэль улы да арабызда юк инде.

Рәхимә апаның бүген тормышы шөкер. Исән-сау балалары, оныклары бәхетенә куанып яши ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев