Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

ТЫРЫШЛЫК ҺӘМ ХӨРМӘТ – ЯНӘШӘ

Районыбызда төзе­леш­ләр күп хәзер. Ел саен яңа объектлар сафка баса, йортларга, социаль учреждениеләргә агым­дагы һәм капиталь ремонтлар ясала.

Ке­шеләр яңа йортка күчү, төзекләндерелгән биналарда эшли башлау шатлыгы кичерә, төзүчеләргә рәхмәт сүзләре әйтелә. Мондый тантаналарда биг­рәк тә кулына кирпеч-измә чиләге яки башка төр төзү коралы тотып эшләүчеләрнең хезмәте бәяләнә. Ә менә култык астына портфель кыстырып объектка килүчеләрнең, нәрсәдер тикшереп йөрү­челәрнең вазифасын күп­ләр аңлап бетерми. "Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе" дәүләт казна учреждениесе ("Главинвестстрой") производство бүлеге баш белгече Шәфкать Галимовның да, үзе әйтмешли, эше турыдан-туры күзгә ташланып тормый. Әмма бу беренче карашка гына шулай. Чынбарлыкта исә, проектлаудан башлап, файдалануга тапшырганчыга кадәр, объектлар төзелешенә нәкъ менә шушы учреждение белгечләренең хәлиткеч өлеше керә. Гомумән, "Глав­инвестстрой" - дәрәҗәле учреждение, ул дәүләт заказчысы да, генераль подрядчылар белән эшләүче дә, төзелешнең барышына, сыйфатына, файдалануга бирү срокларының үтәлешенә контрольлек итүче дә. Ш.Галимовны ул чагында әле ТАССР Министр­лар Советының капиталь төзелеш идарәсе булган шушы учреждениегә эшкә 1989 елда тә­гаенлиләр. Район авыл хуҗалыгы идарәсендә (ул вакытта - РАПО) башкарган инженер-төзүче вазифасыннан Татпотребсоюзның Теләче промкомбинатына директор урынбасары итеп җибәрелгән Шәфкать, шулай итеп, бер ел эчендә кабат үз белгечлеге белән бәйле эшкә кайта.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Ф.Мәүлетов.

Н.Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X