Саба таңнары

80 яшен тутыручы Нурҗиһан апа Зарипова әтисен гомер буе көтә: "Менә кайтыр дип инде 70 елга якын вакыт узган"

Кызыл Мишә авылында яшәп, 8 декабрьдә 80 яшен тутыручы Нурҗиһан апа Зарипова әтисен гомер буе көтә. Сугышка киткән әтисенең үлүе турындагы хәбәре килмәгәч, менә кайтыр, менә кайтыр дип инде 70 елга якын вакыт узган.

Әтисе Сабир Садыйков су­гышка киткәндә 8 яшьлек сабый була ул. «Никтер мин сугыш башланган көнне сабыйлыгым белән хәтерләмим. Әтинең каядыр ерак юлга чыгып киткәнен бүгенгедәй хәтерлим, тик без аны сугышка китә, әтиебез белән соңгы тапкыр күрешүебез дип башыбызга да китермәгәнбез инде", -дип сөйли Нурҗиһан әби.

- 1942 елның август ае иде ул. Әтиебез иртән авылның өч ир-аты белән Сабага военкоматка китте. Без бала-чагалар гел юлдан әтиләрне көтәбез. Авылыбызның өлкән кешеләре "Алар кайтмый инде, балалар, көтмәгез", -диләр. Төш вакыты җитәрәк кайттылар, өйгә кереп сәке өстендә чәйләр эчтек. Әбиебез түгәрәк арыш ипие пешергән иде, әти безгә - өч баласына шуны сындырып бүлеп бирде дә, калганын үзе белән алды. Әнием энем Галиханны күтәреп әтиләрне озата китте. Яңгыр яуган көн иде, мин капка төбендәге яңгыр суы белән уйнап калдым. Әтиләрнең ат белән амбар юлы буйлап китүләре күз алдымда тора. Аларның Керәнне аша Арчага станциягә китүләре булган инде бу. Энем озак еллар әтинең җырларын кабатлап йөрде, исемдә генә калмаган. Без - берсеннән-берсе кече өч бала, әби, әнинең җилкәсендә утырып калдык. Әтинең шул китүдән 3-4 ай бер хәбәре дә булмады. Әни бик борчылды, төрле җирләрдән сорашты, белеште. Каяндыр әтинең Суслонгерда икәнлеге турында хәбәр алдык. Әни Бакшанды авылындагы туганы бе­лән Суслонгерга чыгып китте. Анда мең газаплар белән барып җитүләрен, поездга утырыр өчен вагон төяп-бушатуларын сөйли торган иде, мәрхүмәкәем. Әти белән күрешүләрен, аларның ничек изалануын кайтып сөйләгәне истә. Әбиебезнең кич җитүгә тәрәзәләрне каплап йөрүе күз алдында тора. Янәсе, самолетлар узганда авыл барлыгын белмәсеннәр, бомбага тотмасыннар, үзен­­чә бер саклану чарасы булган инде бу. Баш очында гел куркыныч авазлар чыгарып самолетлар оча иде. Әти-әнигә бер баруында: "Балаларны сак­лый күр, утынсыз ничек яшәрсең, келәтне сүтеп як, өстен җимерә башласаң, үзе шуннан әкренләп ишелер, кайткач яңадан салырмын, бары үзегез исән-сау булыгыз", - дип әйтеп кайтарган. Утынга тилмерсә дә, келәтне ишәргә кулы бармады әнинең. Озак еллар авыл халкының сөт җыя торган урыны булып торды әле ул. Әниебез өч тапкыр барды әти янына Суслонгерга. Соңгы баруында урман аша кергәндә үк командирларның солдат­ларның фамилия­ләрен кычкырган вакытка туры килгәннәр. "Садыйков Сабир" дип тә кычкырганнарын ишеткән. Тиз генә арада күрешкәндә әти аңа: "Безне моннан каядыр алып китәләр, ярый килеп калдыгыз, моннан киткәнемне белдең",- дип әйтергә өлгергән. Әтиебез укый-яза белми иде. 1943 елда Суслонгердан киткәч, поездда барышлый бер солдатка әйтеп яздырган хаты килде. "Мәскәүне уздык, поезд-поезд кешеләр кырыла, исән-сау калырбызмы, белмим, кая барганыбызны да белгән юк", - дип язылган була хатта. Шуннан соң әтидән бер хәбәр дә булмады. Әни аны гомере буе көтте. Ул заманда китап ачтырулар бар иде. Әни аларга барган саен, "көтәсең бит, көт инде, көт, кайтыр" дип өметләндерделәр. Шуңа өметен өзмәде. Көтә-көтә көтек булып, бер рәхәт тә күрмичә 1982 елда үлеп китте. Ат урынына эшләде дә эшләде. Гомере буе әтигә тугрылык саклап яшәде, чәчәк кебек чагында калса да, башка тормыш кормады. Өлкән бала булгач, тормышның төп кыены апабыз җилкәсенә төште. Пычкының икенче башын тотарлык булуга, кышлык утын кисүдә апа әнинең төп булышчысына әйләнде. Сугыш балаларны бик тиз үстереп зурлар арасына кертте. Безнең балачак булмады. Шулай да әти сугышка киткәнче булган бәхетле көннәр генә сабый чакны искәртеп тора. Әти сугышка киткәнче ат белән "ЧТЗ" дип аталган тракторга шакмак ташый иде. Трактор шул вак шакмакларны ягып басуда эшли. Мин әти белән атка утырып йөри идем. Балачакның иң матур вакытлары шул инде. Күрмәгәннәр калмады инде безнең. 1943 елда матчалар шыгыр-шыгыр килеп төшә башлап, өебез җимерелде. Әни ул вакытларда ничек түзгәндер. Әтинең әнисе дә исән иде ул чакта. Ике кышны күршеләрдә яшәп уздырдык. Шуннан әниебез абзарыбыздагы танабызны берәүнең мунча бурасына алыштырды. Шулай өйле булдык. Ул кечкенә генә мунча-өебезне авылдашлар хәтерли әле. Мин Тимершыкта 5нче сыйныфның яртысын укыдым да, яз көне аякка кияргә булмагач, туктадым. 1948 елдан колхозда казлар, тавыклар карый башладым. 25 ел фермада бозаулар карадым, аннан 1990 елга кадәр сыер савып, лаеклы ялга чыктым. Ирем Канифулла белән 3 бала үстердек, мал табибы булып эшләгән ирем 51 яшендә вафат булды. Бүген улым Марат, киленем Розалия белән оҗмахка тиң тормышта яшибез. Әниләребез бу тормышны күргән булсалар, нишләрләр иде икән, дим. Әтиебезне күпме генә эзләтеп карасак та, бер хәбәр дә килмәде. Каны кайда тамганын, кайда күмелгәнлеген дә белә алмадык. Әтисезлектән кимсенеп үзәкләр өзелгән вакытлар күп булды, көтә-көтә гомер узды, инде 80 яшемә җиттем. Туганнарымнан да үзем генә калдым. Без кичергәннәрне яшь буынга күрергә язмасын. Тынычлыктан да кадерле берни юк".

2007 елдан башлап 9 декабрьдә Россиядә Ватан геройлары көне билгеләп үтелә. Районыбыз Ватанга дүрт Советлар Союзы Герое - Гали Закиров (Саба), Вәлит Хаҗиев (Оет), Зәки Хәбибуллин (Югары Утар), Иван Башкировны (Завод-Нырты), Дан орденының тулы кавалерлары Корбангали Тимергалиев (Килдебәк), Габдулла Мотыйгуллинны бирде. Моннан тыш районыбыз Социалистик Хезмәт Геройлары Галим Шәймәрданов (Сатыш, 1917-2003), Рәхмәтулла Фәтхуллин (Олы Кибәче), Вазих Мәүликов (Шәмәрдән), Мөдәррис Исламгалиев (1945 елда Олыяз авылында туган, Дүшәнбе шәһәрендә үскән. Хәзер Яр Чаллыда яши) белән дә чиксез горурлана.

Нурҗиһан әби сөйләгәннәрне Фәридә Вилданова язып алды.

Реклама

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: