Игелек иясе
Татар халкында олы җанлы, якты йөзле карчыкларны "Ак әби" дип атау гадәткә кергән. Олы Арташ авылында яшәүче Мәүҗидә апа Сәйфуллина - ак күңелле Ак әбиләрнең берсе.
Ап-ак яулык бөркәнгән, күзләреннән нур сирпелеп торучы карчыкка карыйм да сокланып куям. Тормыш авырлыгын шактый күп күрергә туры килсә дә, Мәүҗидә апа чын татар карчыкларына, мөселман кешесенә хас булганча, тормышыннан зарланмый, киресенчә, шөкерана кылып яши. Биш вакыт намазын калдырмый, мәҗлесләрдә Коръән укып, дин кардәшләребез рәхмәтенә тиенеп дөнья көтә. Мәет озатуда йөри, шифалы сулышы белән балаларны гына түгел, өлкәннәрне дә өшкереп сихәтләндерә. Узган җәйдә зиратны тимер рәшәткә белән әйләндереп алу, корыган агачларны кистерү эшендә дә башлап йөрүчеләрнең берсе булган. Дөресрәге, иганәчеләр табуга үзеннән зур өлеш керткән.
- Авылдашларыма, шушы авылда туып-үсеп читкә китсә дә, зиратны төзекләндерүгә ярдәм күрсәткән һәммә кешегә дә рәхмәт, сүземне тыңладылар, - дип рәхмәт укып яши ул.
Дөнья булгач, һәркайсы кирәк шул. Мәетне соңгы юлга озату өчен кирәк-яракларга да өч сандык ясап, һәркайсына тиешле юу, төрү әйберләрен хәсиятләп өр-яңаны тутырып куйганнар.
Яшьлеге авыр елларга туры килсә дә, бүгенге көне, чынлап та, сокланырлык Мәүҗидә апаның. Сиксән тугыз яшь аңарга. Сөбханаллах, кечкенә генә гәүдәле бу әбекәйнең күңеленә бу кадәр игелек, ярдәмчеллек ничек сыеп бетә икән дип уйлыйсың. Балачагы рәхәттә узмаган. Чордашлары кебек яшьлеге сугыш чорына, ачлык елларына туры килү белән ятимлек тә кызганмаган аны. Утыз беренче елда авылда бик көчле янгын чыгып, йортлары янып бетә. Шуннан аларның гаиләсе Уфага күченә. Әнисенең бертуган сеңлесенә тукталып, эшкә урнашалар. Әмма әнисенә кыска гомер язган, ул йөрәк өянәгеннән вафат була. Ун яшьлек Мәүҗидәне Уфада калдырып, әтисе кире авылына кайта. Кыз баланы Уфадагы туганнары Күгәрчен районы Морак авылы балалар йортына урнаштыралар. Мәүҗидәгә уналты яшь тулганда сугыш башлана. Кызларны-егетләрне училищеларга тараталар. Комиссия узганнан соң аңа да чуен юлы буенча белем алырга туры килә. Аннан слесарь таныклыгы алып, Мәскәүгә хәрби заводка эшкә урнаша. Анда сугыштан кайткан паровозларны, вагоннарны төзекләндерәләр.
- Тырыша-тырыша эшлибез, яхшырак эшләсәң, "Стаханов обед"ы бирәләр. Ә анысында икенчегә аш белән компот та бар. Ипи карточкага 400 грамм гына. Ипи пешерү цехын бомбага тотсалар, анысы да калмый, арышлата бирәләр, - дип искә ала Мәүҗидә апа ул елларны. Әмма көрсенеп, язмышка үпкәләп сөйләми ул вакытлар турында. Шуннан авылында үги әни тәрбиясендәге ике туганын кызганып кайтырга рөхсәт сорый Мәүҗидә.
Авылга кайтып төпләнгәч тә, Шәрифҗанына кияүгә чыга. Өйләнешкәч тормыш иптәшен дүрт ел армия хезмәтеннән дә көтеп алырга туры килә әле кызга. Алтмыш ел бергә матур гомер кичерәләр. Җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Аларның һәркайсысы гаилә корып әти-әнисен куандырган. Унике онык, унбер оныкчыгы бар бүген әбинең. Авыл Советында, мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыккан.
- Җиде бала өстенә, әниебез үлгәч без - сигез баланы да яратып үстерде ул, - дип сүзгә кушыла күршесе Кәүсәрия апа. Күрше апасының күзеннән бертуктаусыз аккан яшьләре, билгеле инде, күңелдә йөргән рәхмәт хисләре. Күрше хакын хаклап, авылдашларына игелекле булып гомер иткән Мәүҗидә апаның булдыклылыгы бик күпләргә үрнәк.
Ул-кызларны гаиләле итү, килен-кияүле, кода-кодагыйлы булу да аналар өчен бик зур шатлык бит. Без гәпләшеп утырганда Мәүҗидә апаның да Фәния кодагые килеп керде. Сөйләшеп сүзләре бетмәде ике кодагыйның. Һәммә хатын-кызга да ана булу бәхете һәм балалар куанычы насыйп булса иде дип уйладым мин аларга карап.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев