Саба таңнары
  • Тат Лат
  • "Яраткан һөнәремә тугры калсам да, сәнгатьне ташламадым"

    Гомер юлы катлаулы һәм үзенчәлекле аның. Явлаштау авылы егете - Ринат мәктәп елларыннан ук сихри, матур тавышы белән авылдашларының күңелен яулый. Смотрлар, кичәләр уздырганда да иң актив катнашучыларның берсе була. Мәктәпне уңышлы тәмамлап, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының зоотехниклар әзерләү бүлегендә укыганда да, солдат хезмәтендә дә җырдан аерылмый ул. Иптәшләре аны...

    Гомер юлы катлаулы һәм үзенчәлекле аның. Явлаштау авылы егете - Ринат мәктәп елларыннан ук сихри, матур тавышы белән авылдашларының күңелен яулый. Смотрлар, кичәләр уздырганда да иң актив катнашучыларның берсе була. Мәктәпне уңышлы тәмамлап, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының зоотехниклар әзерләү бүлегендә укыганда да, солдат хезмәтендә дә җырдан аерылмый ул. Иптәшләре аны яратып, "безнең артист" дип йөртәләр. Рига шәһәрендә хәрби хезмәтен уңышлы тәмамлап кайткан өлкән сержант башкалар күк романтик хисләргә бирелеп чит-ят җирләргә китүне кулай күрми. Туган авылына кайтуга, колхоз рәисе Габделнур абый Җәлилов, аны, клуб ял итә торган урын, шунда ял итәрсең, дип авыл мәдәният йортына директор итеп билгели.

    Сәнгатькә һәркем үзенчә килә. Берәүләр буыннан буынга күчә торган иҗатчылар гаиләсендә туа, кыенлык­лар кичермичә, җиңел генә сәнгать дөньясына кереп китә. Ә икенчеләренә исә, тормыш каршылыкларын җиңеп, тәҗрибә туп­лаганнан соң гына иҗат мөмкинлекләре ачыла. Ри­нат­ның да сәнгатькә кереп китүе соңгы варианттагыча булды. 1975 елдан башлап, тоташ 13 ел мәдәният йортында җитәкче вазыйфасын намусы кушканча, зур төгәллек белән башкарды ул.

    - Тирә-юньдә, клуб мөдир­ләре гел алмашынып торганда да, сайлаган, яраткан һөнәремә тугры калдым. Хәзер дә, гомер көзләремә кереп барсам да, сәнгатьне ташламыйм. Унҗиде ел элек, мәдәният йорты каршында ундүрт кешедән оештырылган "Канәфер" фольклор ансамбленә җитәкчелек итәм. Өлкәннәр арасында уздырылучы "Балкыш" фестиваленең Кукмарада узган зона турында "Кара урман"ны акапелла башкарып лауреат исемен алдым. Камал театры һәм Татар дәүләт филармониясе сәхнәләрендә дә күп тапкырлар чыгыш ясадым. Берничә ел инде авыл җирлеге каршындагы Өлкәннәр берлеген җитәклим, - ди әңгәмәдәшем.

    Ринат Муса Җәлил совхозында (хәзерге Теләче районы) биш ел партия оешмасы сәркатибе вазыйфасын да башкарып алды. Аннары туган авылы Явлаштау терлекчелек фермасында намуслы хезмәт итә. Өч ел сыерлар сауды, аннан соң симертү группасын кабул итте. Бүгенгәчә үз эшен намус белән башкарган Ринатка 2004 елда "Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе" ди­гән мактаулы исем бирелде. Һәрвакытта җиткерелгән план-йөкләмәләрне арттырып үтәп район терлекчеләре сафында алдынгылардан саналды. Бик күп кыйммәтле бүләкләргә, дистәләгән Мактау кәгазьләренә, Рәхмәт хатларына ия булды.

    Ринат Шамиловның иҗат уңышлары турында бик күп мисаллар, дәлилләр китереп булыр иде. Әмма сандугач сайравын сүз белән генә аңлатып бетерү мөмкин түгел. Туган як, әткәй-әнкәйләр, мәхәббәт сагышы турында булсынмы, шаян жанрлы ритмик җырлармы, тирән хисләргә бай борынгы халык фольклорымы - барысы да Ринат башкаруында үзенчәлекле яңгыраш табып халык күңеленә барып җитә.

    - Тормыш иптәшем Рәйсә белән утыз ике ел бер-беребезне хөрмәтләп, тату яшибез. Ике малай тәрбияләп үстердек. Ике оныгыбыз бар, өченчесе дөньяга аваз салырга тора. Авырлыкларны да, сөенечләрне дә уртаклашып, тату яшәүне бәхет дип саныйм. Хәзер дә кыен чак­ларда алыштыргысыз таянычым, ярдәмчем ул минем, - ди җәмәгате белән горурланып.

    Тимерхан Мөхәммәдияров.

    Байлар Сабасы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: