Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

ИҢ КАДЕРЛЕ КЕШЕМ

Дөньяда әни сүзеннән дә якынрак, кадерлерәк, җылырак сүз бармы икән? Зур ышаныч белән әйтә алам - юк! Бу сүзләрдә яшәүнең зур мәгънәсе, рәхәте, матурлыгы ята.

Минем әнием иң авыр, иң мактаулы һөнәр кешесе - укытучы булып эшли. Ул минем генә түгел, мәктәптә һәр белем биргән укучысының да икенче әнисе әле. Барысы турында да әниләрчә кайгырта, булыша. Бик яхшы һәм киң күңелле шул минем әнием. Җир йөзендә башка андый кеше юктыр ул. Хәер, һәркемгә дә үз әнисе иң кадерле шул. Шулай булырга тиеш тә. Әниләр безгә якты тормыш бүләк иткән, төннәрен йок­ламыйча бишек тибрәткән,матур әкиятләр укыган, безне тормышка әзерләүче кешеләр бит алар. Без боларны беркайчан да онытмыйча, әниләребезне хөрмәтләп, кадерләп, булдыра алганча булышырга, тәртипле булырга тиешбез. Әниемә сәламәтлек, озын гомер, яхшы укучылар, сабырлык телим.

Ирина Линиченко,

Шәмәрдән лицееның X В сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев