9 АВГУСТТА САБАДА ЯШӘҮЧЕ АПАБЫЗ РӘФИДӘ РӘШИТ КЫЗЫ ГАЛИУЛЛИНАГА - 70 ЯШЬ
Кадерлебез! Сине олуг юбилеең белән котлыйбыз! Җир йөзендә нинди изге теләкләр бар, барысын да сиңа юллыйбыз. Гомерең озын, саулыгың нык, тормышың мул, бәрәкәтле булсын. Алдагы елларда да күңел тынычлыгында, пар канатлы булып, тигезлектә, иман байлыгында, кайгы-хәсрәт күрмичә, шатлыкларга төренеп яшәргә язсын!
Шәфкатьле дә, тыйнак, сабыр да син,
Итагатьле, һәрчак хөрмәтле.
Шундый туганыбыз булган өчен
Без Ходайга мең-мең рәхмәтле!
Иң изге теләкләр белән барлык туганнар исеменнән Теләче районында яшәүче энең Йосыф, киленең Гөлфия,балаларыбыз Алинә, Ленар, Асаф.
Фото: pixabay.com
Нет комментариев