Алан Елга авылында яшәүче Газинур Нурихан улы Гомәровка – 55 яшь
Кадерле әтиебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз! Газиз кешебез, сиңа булган теләкләрнең иң мөһиме- алдагы гомер елларыңда тормыш юлларыңны иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә үтәргә язсын! Киләчәктә балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның кадер-хөрмәтен тоеп, әниебез белән хәерле, тыныч тормышта гомер ит!
Иң изге теләкләр белән әниебез Гөлсинә, балаларың, киленнәрең, оныкларың.
Нет комментариев