Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Байлар Сабасында яшәүче Гөлчирә Нотфулла кызы Хабибуллинага- 55 яшь

29 марта 2019, 15:02

1009

0

2

Байлар Сабасында яшәүче  Гөлчирә Нотфулла кызы Хабибуллинага- 55  яшь

Киң күңелле, олы йөрәкле әниебезне чын күңелдән туган көне  белән котлыйбыз!

 Әни! Син гаиләбезнең ышанычлы терәге, ярдәмчел, һәрвакыт безнең өчен тырышып яшисең. Без синең алда баш иябез һәм  барысы өчен дә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Сиңа иң матур теләкләр генә юллыйбыз: ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге, сыйлы гомер,чиксез бәхет-шатлыклар, имин тормыш, кайгы-борчуларсыз таңнар телибез.Килер көннәрең куанычлы, туасы таңнарың өметле, гомерең озын булсын. Киләчәктә дә әти белән без- балаларыгызның, оныкларыгызның кадер-хөрмәтен күреп, мул тормышта, исәнлектә-саулыкта яшәргә язсын сезгә!

55 ел узып киткән

Сизми-сизелми генә.

Тормыш юлын синең кебек

Матур үтәр кем генә.

Син бәхетле, гаиләң тигез,

Инсафлы балаларың.

Кылган гамәлләре белән

Кабатлый аналарын.

Акыллы да, сабыр да син,

Тыйнак һәм итагатьле.

Гомерең буйларына сау-сәламәт,

Булсаң иде чиксез бәхетле!

Иң изге теләкләр белән әтиебез, балаларың һәм оныкларың.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев