ИҢ ЯКЫН, ИҢ ХӨРМӘТЛЕ КЕШЕБЕЗ ПҮКӘЛ АВЫЛЫНДА ЯШӘҮЧЕ МӘРЬЯМ ЛОТФУЛЛА КЫЗЫ РАМАЗАНОВНЫҢ ЮБИЛЕЕ
Ул – безнең өчен бердәнбер иң кадерле, олы зат.
Ул – әтиебез белән безне үстергән, аякка бастырган, күпме куанычлар, борчулар кичергән кеше.
Ул – һәркөнне күңел җылылыгы бирүче, киләчәккә өмет, ныклык, таяныч булучы үрнәк.
Ул – туганлык кыйммәтләрен саклаучы, киң күңелле гап-гади хатын кыз.
Кадерлебез, сине шушы бәйрәмең белән ихластан тәбриклибез. Теләкләрнең изгесен, бары яктысын һәм чиксез рәхмәтләребезне чын күңелдән сиңа юллыйбыз.
Шатлык куанычлар, сәламәтлек
Юлдаш булсын, әни, гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә.
Иң изге теләкләр белән балаларың, кияү-киленнәрең, онык-оныкчыкларың
Фото: pixabay.com
Нет комментариев