Иләбәр авылында яшәүче Әхтямова Әлфинур Әмин кызына - 70 яшь
Кадерле әниебез! Ихластан матур юбилеең белән тәбрик итәбез.
Нык сәламәтлек,озын гомер,балаларың игелеген һәм куанычын күреп, туганнарның ихтирамын тоеп,иман байлыгы белән озак яшәргә язсын дибез.
Яратабыз сине чын күңелдән,
Бүгенге көн – бәхет түгелме?
Җир йөзендә син булганга гына
Безгә рәхәт, безгә күңелле.
Изге теләкләр белән барлык балаларың ,кияүләрең,киленнәрең,оныкларың исеменән кызың Әлфира, киявең Әлфәт, оныкларың Алия,Зөлфәт.
Нет комментариев