Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

ХЕЗМӘТТӘШЕБЕЗ, ТАТАРСТАННЫҢ АТКАЗАНГАН МАТБУГАТ ХЕЗМӘТКӘРЕ ИЛМИРА ИЛФИР КЫЗЫ ГАЛИМУЛЛИНАГА

08 июля 2022, 12:00

2825

0

3

ХЕЗМӘТТӘШЕБЕЗ, ТАТАРСТАННЫҢ АТКАЗАНГАН МАТБУГАТ ХЕЗМӘТКӘРЕ ИЛМИРА ИЛФИР КЫЗЫ ГАЛИМУЛЛИНАГА

Хөрмәтле Илмира Илфировна! Сезне чын йөрәктән, ихлас күңелдән гомер бәйрәмегез-юбилеегыз белән котлыйбыз! Сез татар хатын-кызына хас барлык күркәм сыйфатларны үзегезгә туплаган ханым, үз исемен булдырган үткер каләмле, үткен фикерле журналист, җәмәгать эшлеклесе, гаиләдә дә сез кайгыртучан, назлы әни, хатын. Гомерегезнең дәвамы да үткәне кебек игелекле изге эшләр белән тулы, озын булсын! Гел шулай гади һәм кешелекле, һәрвакыттагыча сабыр, олы җанлы булып калыгыз! Сезгә сәламәтлек, гаилә тигезлеге, балалар-оныклар куанычы, хезмәт уңышлары, хәерле озын гомер, бәрәкәтле тормыш телибез!

Бәйрәмегез котлы булсын,

Эшләрегез гөрләсен.

Гомер буе күңелегездә

Иҗат дәрте сүнмәсен.

Олы хөрмәт белән “Саба таңнары” газетасы редакциясе коллективы.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X