КӨЕК АВЫЛЫНДА ЯШӘҮЧЕ ФӘНҮЗӘ МИННЕФӘНИС КЫЗЫ ФӘЙЗЕТДИНОВАГА - 55 ЯШЬ
Кадерле әниебез! Сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа таң җилләренең назлысын, сәламәтлекнең ныгын, бәрәкәтле тормыш телибез. Алдагы елларда да күңел тынычлыгында, кайгы-хәсрәт күрмичә, төп йортыбызның җылы учагын сүндермичә, шатлыкларга төренеп яшәргә язсын!
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет - шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Иң изге теләкләр белән әтиебез, кызларың, кияүләрең, оныкларың
Фото: pixabay.com
Нет комментариев