Олыяз авылында яшәүче Илһам Миннәхмәт улы Габизовның 55 яшьлек юбилее
Кадерлебез! Сине гомер бәйрәмең белән кайнар котлыйбыз! Гаиләбезнең терәге, таянычы, барыбыз турында да кайгыртып торучы әтиебезгә, яраткан бабабызга сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез. Җылы гаилә учагында әниебез белән бер-берегезгә терәк булып, бәхет һәм шатлыкка күмелеп, озын гомер кичерергә язсын. Туган йортта әти белән әни каршы алудан да олы бәхет юк бит ул.
Ут уйнаткан уңган кулың
Сызлауларны белмәсен.
Шатлык-куанычта гына
Үтсен алгы көннәрең!
Иң изге теләкләр белән әниебез,улың Рафаэль, кызларың Ландыш, Илһамия, кияүләрең Илнур, Наил, оныкларың Булат, Мәдинә.
Нет комментариев