ОЛЫЯЗ АВЫЛЫНДА ЯШӘҮЧЕ РИФКАТЬ ГАЛИМУЛЛА УЛЫ ШӘЙХУЛЛИНГА– 70 ЯШЬ
Кадерле,яраткан әтиебез! Сине чын күңелдән олы юбилеең белән тәбрик итәбез! Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, әниебез белән тигезлектә, бер-берегезнең күңел җылысын тоеп, бала-оныклар бәхетенә сөенеп, аларның игелекләрен күреп, һәр якты көнгә куанып, мул, бәрәкәтле тормышта яшәвегезне телибез!
Юбилеең котлы булсын, әти,
Бездән сиңа бар бер теләк.
Син бүген дә безгә кирәк кеше,
Син бүген дә безгә нык терәк.
Иң изге теләкләр белән әниебез, балаларың, килен-кияүләрең, оныкларың, кода-кодагыйларың, барлык туганнарың.
Фото: pixabay.com
Нет комментариев