Олыяз авылында яшәүче Зәбидә Нурислам кызы Нурмиевага – 80 яшь
Кадерле әниебез! Олы юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз! Шәфкатьле җаныңа сәламәтлек, игелекле йөрәгеңә ныклык, күңел тынычлыгы телибез. Син безгә киңәшче дә, таяныч та, тормышта һәрвакыт олы терәгебез булып яшисең. Алдагы көннәребездә дә шатлык-куанычларыбыз уртак булсын, әтиебез белән иңне-иңгә куеп, балалар, оныклар бәхетенә куанып, озын, тигез гомер кичерүегезне телибез!
Әни!Ходай сиңа тыныч тормыш бирсен,
Балалардан күр син игелек.
Хәләл көчең белән гомер иттең,
Бәхетләрең булсын гомерлек!
Иң изге теләкләр белән әтиебез, улың Ришат,кызың Рәмзия гаиләләре.
Нет комментариев