ОЗАК ЕЛЛАР РАЙОН ТИПОГРАФИЯСЕНӘ ҖИТӘКЧЕЛЕК ИТКӘН ХӘТИМӘ ВӘЛИ КЫЗЫ ДӘМИНОВАГА – 80 ЯШЬ
Хөрмәтле Хәтимә Вәлиевна! Сезне олы юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз һәм иң ихлас теләкләребезне җиткерәбез. Сезгә нык сәламәтлек, иман ныклыгы, җан тынычлыгы, балаларыгыздан, оныкларыгыздан игелек күреп яшәвегезне телибез. Сез район газетасы чыгару эшенә зур өлеш керттегез, халыкка бай мәгълүмат-хәбәр җиткерүдә көчегезне, вакытыгызны кызганмадыгыз. Сез җитәкчелек иткән коллективның фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсе булып өйләргә рухи азык килде, архивларда газета тегелмәләре сакланып калды. Күркәм сыйфатларыгыз, сабыр, кече күңелле булуыгыз әле дә сокландыра һәм олы ихтирам хисләре уята. Алдагы гомерегездә дә шатлыклы көннәрегез күп булсын, бәхетле, имин картлык кичерүегезне телибез!
Юбилеегыз котлы булсын,
Йөзегездә бәхет балкысын.
Изге, мәрхәмәтле җаныгызда
Һич сүнмәсен кояш яктысы!
Ихтирам белән «Саба таңнары» редакциясе коллективы
Фото: pixabay.com
Нет комментариев