САБАДА ЯШӘҮЧЕ ФИЗИЯ КОРБАН КЫЗЫ ШӘЙХЕТДИНОВАГА 1 МАРТТА– 75 ЯШЬ

Хөрмәтле коллегабыз! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз! Ягымлы йөзең, сабыр холкың, эш сөючәнлегең, кешелеклелегең, зәвыклылыгың, юмарт һәм ярдәмчел булуың белән син һәрвакыт безгә үрнәк. Без- өлкәннәрнең ялын, очрашуларын күңелле итеп оештыруың өчен рәхмәтләребезне кабул ит. Сиңа нык сәламәтлек белән озын гомер, күңел тынычлыгы, бәхет телибез. Балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, туганнарың-якыннарыңның игътибарын тоеп,сөенеп яшәргә язсын.
Сөйкемлелек балкый йөзеңдә,
Яшәү яме-нурлы күзеңдә!
Хөрмәттә, муллыкта, шатлыкта
Рәхәт үтсен гомер көзең дә!
Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сиңа
Сәламәтлек, бары шатлыклар!
Нет комментариев